Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ватаныбыз киләчәге ышанычлы кулларда

Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарын аңлау кыенлашты. Ватаныбыз, халкыбыз бәхете өчен көрәшкән каһарманнар һаман онытыла бара, Ватан, патриотизм төшенчәләрен балаларга аңлату авырлаша.

Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Мәгълүм булганча, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – тәрбия процессы алдына куелган төп максатларның берсе. Патриотизм (ватанпарвәрлек) – грек сүзе, ул Ватаныңны, илеңне һәм халкыңны яратуны аңлата. Патриотик тәрбия – ватанпарвәр затларның батырлыгы, таланты, әхлакый сыйфатлары, героик көрәш традицияләре үрнәгендә яшь буын аңына йогынты ясау процессы, үз илеңнең символларына ихтирам һәм хөрмәт уяту, ә Ватаның дошманнарына карата нәфрәт һәм килешмәүчән көрәш сыйфатларын булдыру ул. Дөрес, идеологик кыйблабыз бүген шактый үзгәрде. Күп нәрсәләргә без яңача карыйбыз, башкача бәя бирәбез. Ләкин гомумкешелек идеаллары ул чакта да, хәзер дә үзгәрешсез калды. Ватан, ил, туган тел, ана, дуслык, гаилә төшенчәләре һәркем өчен дә үзгәрешсез.

Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарын аңлау кыенлашты. Ватаныбыз, халкыбыз бәхете өчен көрәшкән каһарманнар һаман онытыла бара, Ватан, патриотизм төшенчәләрен балаларга аңлату авырлаша. Ләкин, җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән яманны, ак белән караны, биеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш.

22 нче февраль көнне гимназиябездә “Аҗаган” хәрби – патриотик уены үтте. 2-11 нче сыйныф укучылары хәрби - кыр шартларында көч сынаштылар. Хәрби уен программасы егет – кызларның җитезлеген, уяулыгын, ихтыяр көчләренең ныклыгын сынарга мөмкинлек бирде. «Миналы кыр»да йөрү, химик яклау, разведчиклар, десантлар, бобслей, беренче медицина ярдәме күрсәтү, элемтәчеләр, ашчылар, шифрлау, дартс, “Граната” ыргыту, сугышчан бит чыгару, автоматны сүтеп кору кебек хәрби биремнәрне уенда катнашучылар зур теләк һәм осталык белән башкардылар. Булачак Ватан сакчылары сугышчан биремнәрне зур кызыксыну һәм җаваплылык белән башкардылар. Һәр бирем балл белән бәяләнде. Укучылар арасында максатчан коллектив булдыру, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыру, яшь буында җаваплылык, патриотизм, иптәшлек хисләрен тәрбияләү чараның максатын билгеләде. Мондый тәрбияви уеннарны оештыру яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендәге традицияләрне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Шулай ук яшь буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә омтылышларын ныгыта, егетләрне авырлыкларны җиңәргә өйрәтә , хәрби хезмәткә әзерли. Кыюлыкта, чыдамлыкта сыналырга ярдәм иткән хәрби уенны яшь-җилкенчәкләр ел да сагынып көтеп ала. Ә быелгы “Аҗаган” уены гимназиябезнең укучылары һәм әтиләре күңелендә озак сакланыр. Хәрби – патриотик уен 2 гә бүленеп оештырылды. 1 нче өлешендә укучылар хәрби – кыр шартларында көч сынашсалар, уенның икенче өлеше 27 нче февраль көнне мәктәпнең спорт залында дәвам итте. Бу көнне 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап Әтиләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар сугышчан җырлар башкарып, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Бу биремнәр - “Аҗаган” уенының ахыргы һәм хәлиткеч ярышы булды. Барлык әтиләр алдында солдатлар кебек стройда йөрү егет - кызларыбызгә зур җаваплылык өстәде. Бәйрәм ахырында урыннар чыгарылды һәм җиңүче сыйныфларга грамоталар тапшырылды. "Аҗаган" - үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтүче уен. Ул команда рухы тәрбияли. Укучыларыбыз төрле шартларда авырлыкларны җиңә белүләрен, бердәмлекләрен күрсәтте.

Ләлә Фәйзрахманова,
“Бакый Зиятдинов исемендәге

Карадуган гимназиясе”нең

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аҗаган