Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ветеран укытучы Ләлә Һадиева укучыларын юбилейлары белән котлый

Редакциябезгә шалтыратучылар арасында төрле хәбәр ирештерүчеләр бар. Кемдер юл чистартмыйлар дип, кемдер эчендәге моң-зарын сөйләргә дип, ә кемдер игелек кылучыларга рәхмәт әйтергә дип безнең белән элемтәгә чыга. Ә менә Чепья авылыннан Ләлә Һадиева исә бөтенләй башка максатларда шалтыратты.

- Сеңлем, быел Смәел мәктәбен 1972 елда тәмамлаган укучыларымның юбилей еллары иде. Аларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, озын гомер, куанычлы көннәр, гаилә бәхете телисем килә.
Инде мәктәпне тәмамлаганнарына бик күп еллар үтте, әмма алар һәрдаим хәлемне белеп, бәйрәмнәр белән тәбрикләп торалар. Бу исә минем өчен олы хөрмәт. Үз балаларымдай якын булган укучыларым белән гомер буе горурланып яшәдем. Кайчакта бер җылы сүз дә алтыннан кыйммәт була. Моның шулай икәненә еллар узган саен күбрәк инанасың. Яхшылык җирдә ятмый, ди татар халык мәкале. Укучыларымның үз яхшылыклары меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын. Киләчәкләре мул, бәхетле булсын, - диде ул.
Ләлә апа белән аралашканнан соң, Сухомлинскийның "Йөрәгемне балаларга бирәм" дигән канатлы сүзләре искә төште. Мөгаллимә гомере буе укучыларым дип яшәгән, әле дә булса алар өчен җан ата. Сокланырлык, гыйбрәт алырлык.
Фото: http://w.m.susu.ru/talking/forum5.asp?FORUM_ID=407

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250