Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Википедия барын да белә, әллә юкмы?

Хәтерлим, мәктәптә укыган чакта реферат я доклад ясарга кушсалар, иң беренче эш итеп дәрестән соң китапханәгә йөгерә идек.

Ни өчен “йөгерә”? Чөнки сыйныфташлар йоклап ятмый, һәм син китапханәгә килеп җиткәнче кирәкле китапның инде калмавы да бар.

Хәзер рәхәт заман, ичмасам! Китапханәгә барып та торасы юк – бар мәгълүмат интернет челтәрендә бар, ә аңа смартфоннан керү исә чәй кайнатып эчүгә караганда да ансатрак.

Реферат әзерләү булсынмы, имтихан бирер алдыннанмы, курс эшенә мәгълүмат җитмәсә дә, барчабыз да Википедиядан файдалана.

Википедия ирекле энциклопедиясе 2001 елның 15 гыйнварында эшли башлый. Бүгенге көндә Google сүзе кебек үк үтә еш кулланылып, исеме гадәти телгә кереп киткән чыганак турында 5 кызыклы факт:

Факт 1. Википедия сүзенең ни аңлатканын беләсеңме? Инглиз телендәге wiki сүзе үз чиратында гавай теленнән алынган. Әлеге телдә ул wiki-wiki вариантында яши һәм “тиз” дигәнне аңлата. Гавайлылар автобусларны шулай атыйлар. Атаманың икенче өлеше исә encyclopedia (“энциклопедия”) сүзеннән алынган.

Факт 2. Википедиядә 303 телдә язмалар табарга мөмкин. Иң аз язмалы телләр – крик индеецлары теле маскоги һәм афар телендә (һәр телдә – берешәр язма, шушы телләр турындагы мәгълүмат). Ә менә язмалары иң еш очрый торган телләр арасында көтелмәгәннәре дә очрый. Әлбәттә, инглиз теленең беренче урында булуы беркемне дә гаҗәпләндерми (Википедиянең 5,78 млн язмасы – инглиз телендә). Ә менә икенче урында себуан теле. Әйе, мин дә башта “Нинди тел?!” дип шаккаттым. Филиппин утрауларында таралган әлеге телдә 5,4 млн язма кертелгән. Өченче урында – швед теле. Рус теле 7, татар теле 68 урынны алып тора. Татар теле бүлегенең нибары 4 администраторы (хәтта ябык мәкаләләрне дә төзәтә һәм башка кулланучылар үзгәрешләрен һәм мәкаләләрен бетергә хокуклары бар), 85 актив кулланучысы (бер генә булса да төзәтмә кертүчеләр) бар.

Факт 3. Иң күп төзәтмәләр кертелгән мәкалә – АКШның 43нче президенты Джордж Бушка (кечесе) багышланган. 45 862 тапкыр төзәтелгән ул.

Факт 4. Википедиядә барлыгы 30 млн тирәсе кулланучы теркәлгән.

Факт 5. Мәкаләләрдән администраторлар тарафыннан иң күп бетерелә торган төзәтмәләр – махсус хезмәтләр һәм хакимият оешмалары хезмәткәрләренеке. Бу категория гражданнар үзләре һәм оешмалары турындагы негатив мәгълүматны төзәтү һәм бетерүдә тотылган.

Факт 6. Википедия иң еш гаепләнгән әйбер – мәкаләләрнең бик үк дөрес түгел, төгәллеге түбән булу. Әмма бу – уйдырма. 2005 елда Википедия һәм дөньяда иң абруйлы саналган Британия энциклопедиясенә чагыштырма анализ ясалган. Нәтиҗә: ике энциклопедиянең дә дөреслек дәрәҗәсе бер чама һәм бик югары.

Факт 7. Википедия – хаклыкның соңгы чыганагы түгел. Моның турында хәтта энциклопедиянең үзендә дә язылган. Википедия тарихында фейк язмалар барлыкка килү – гадәти күренеш. Иң билгелеләре – Биколим низагы турында (Португалия һәм Маратхлар дәүләте арасында тарихта булмаган сугыш) мәкалә һәм “себер” диалектындагы (чынлыкта булмаган әлеге “диалект” борынгы төбәк сөйләшләреннән һәм хәзерге сүгенү сүзләреннән торган) бүлек. Мәкалә энциклопедиядә 1 ел, ә бүлек 5 елга якын яши.

Факт 8. Википедия турындагы язманы әзерләгәндә “Ялкын” шул исәптән Википедиядән файдаланды.

Искәндәр Хәбибуллин

http://yalkyn.com/tejribe/32359/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев