Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Вируслы инфекция сәбәпле, Татарстанда ун меңнән артык укучыны дәрестән азат иткәннәр

Иртән укучыларның температурасын үлчиләр.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Ел башыннан алып, тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнары яки температура булу сәбәпле, ун меңнән артык укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ел башыннан алып 10 047 бала дәресләрдән азат ителгән», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Узган тәүлектә Татарстан мәктәпләренә 100 укучыны кертмәгәннәр, дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.

Иртәнге якта Татарстан мәктәпләрендә укучылар мәҗбүри фильтр уза, анда тән температурасын үлчиләр һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнарын тикшерәләр.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин ОРВИ