Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Вузларга керү кампаниясе башлана. Кайда? Кайчан?

Киләсе уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Россия вузларының кабул итү комиссияләре 20 июньдә абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиядә 2019-2020нче уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән. Кагыйдәләр элеккегечә: гаризаны һәм БДИ нәтиҗәләрен һәр өч юнәлешкә биш төрле югары уку йортында тапшырырга мөмкин.

Цифрлаштыру белән бәйле белгечләрне әзерләүгә кабул итү үзгәртелде: урыннар сизелерлек артты. Сүз компьютер фәне турында гына түгел, яңа "цифрлы" модульләр өстәү күздә тотылган барлык инженер һәм техник белгечлекләр турында да бара, диелә бу хәбәрдә.

Информатика һәм, әлбәттә, төгәл фәннәр буенча БДИ сайлаучыларның бюджетка керү мөмкинлеге бар. Гадәттәгечә,  бушлай урыннарның яртысыннан артыгы шушы имтиханнарны таләп итүче юнәлешләргә бирелә. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X