Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яӊа Бөрбаш мәктәбенә кырык елдан соӊ килделәр (+фоторепортаж)

1977 елда Бөрбаш мәктәбен тәмамлаган укучылар кырык елдан яӊадан очраштылар.

10 ел саен очрашып, бер-берсенеӊ хәл-әхвәлләрен белеп торсалар да монысы аеруча җылы шартларда узды. Ул замандагы укыган мәктәп урынына инде яӊасы, заманчасы калкып чыккан, укыткан укытучыларныӊ да сафлары кимегән, классташлар да сирәгәйгән. Әмма ничек кенә булмасын, чәчләргә чал керсә дә, «бер очрашу үзе бер гомер», дип юкка гына әйтмиләрдер. Хәтирәләрне яӊартып, бүгенге булганына шөкер итеп, балалар, оныклар турында гәпләшеп табын артында 5 сәгать вакыт үзып та киткән. Шушы класс укучысы, очрашуныӊ оештыручысы Бөрбаш мәктәп директоры Гүзәл Бариевага классташлары аеруча олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче укытучылары, һәр ике сыйныфныӊ класс җитәкчеләренеӊ очрашуда катнашулары җаннрага өстәмә рәхәтлек бирде. Кич белән авыл мәдәният йортында концерт карап, 45,40,35, 30,25, 20, 15 ел элек Бөрбаш мәктәбен тәмамлаганнарныӊ очрашуы бик матур үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250