Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа елга старт бирелде

“Каенкай” балалар бакчасының ясле төркемендә бүген Яңа ел тамашасы үтте.

Иң кечкенәләрне үзенә туплаган әлеге группаның бәйрәменә әзерләнү никадәр генә мәшәкатьле булмасын, иң күңеллесе дә шушында була. Яңа гына сөйләшергә өйрәнеп килүче балаларның шигырь сөйләп, җырлап-биеп, тәрбияче апаларына кушылып бөтен әйберне кабатлаулары гына да ни тора бит. Төркемебезгә 6 кыз һәм 19 малай йөри. Бәйрәм уңаеннан аларны кар бөртекләре, кар малайлар һәм клоуннар итеп бүлделәр. Төрледән-төрле киемнәр кию, Кыш бабайның таягына ябышып шигырьләр сөйләү, аннан яңа ел күчтәнәче алу нәниләр өчен онытылмас вакыйгалар булды. Төркемебез тәрбиячеләренә һәм әлеге бәйрәмгә өлешләре кергән һәрбер хезмәткәргә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Яңа еллар яңа бәхетләр алып килсен Сезгә, “Каенкай”ның хөрмәтле хезмәткәрләре!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме Каенкай балалар бакчасы