Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яӊа мәктәптә бар да яӊамы?

Башлангыч мәктәп, балалар бакчасын үз эченә алган бинаныӊ төзелүен борнаклылар озак көттеләр. Моннан егерме еллар элек хыяллана башлаган бу искиткеч белем учагы көткәннән дә матурырак килеп чыкты бугай.

Әмма төзелеш вакытында җибәрелгән җитешсезлекләр тора-бара зурга әйләнеп, төзәтеп булмаслыкка әверелергә мөмкин. Шушыларны кисәтү йөзеннән, район башлыгы карары буенча төзелгән комиссия һәм район иҗтимагый Совет вәкилләре бу бинада булып, һәр бүлмәне яӊадан күздән үткәрделәр, нинди моӊ-зарлар булуын белештеләр. Ә алар, дөрестән дә, бар. Мәсәлән, кайбер бүлмәләрдә асылмалы түшәмнәрнеӊ плиткалары пычрак, араларында кителгәннәре дә бар.

Сыйныфларда язу такталары ныклап беркетүне таләп итә, югыйсә, укучылар өстенә төшәргә мөмкин. Ишекләр инде киӊ ачылып, стеналарга зыян сала башлаган, аларга чикләгечләр куярга күптән вакыт. Идәннәрдәге плинтусларны да яӊадан беркетеп чыгу зыян итмәс, бер-ике ай эчендә алар шушындый халәткә килгәч, берничә елдан соӊ нәрсә булыр, дигән сорау туа. Берничә бүлмәдә су белән тәэмин итүдә кимчелекләр ачылды. Барлык ишекләрнеӊ ачылышы-ябылышын яӊадан көйләп чыгарга кирәк, тышкы яктан керә торган ишекнеӊ аскы ягыннан кар кергән. Түбә калайларыныӊ кайбер урыннарын беркетү сорала, чөнки түбәдән кар кергәне күренә. Җылылык бирү радиаторларын яӊадан беркетү кирәк, алар хәзерге кебек даими рәвештә селкенеп утырса, ага башларга мөмкин.

Гомумән алганда, төзү эшләре канәгатьләнерлек булса да, күргәнебезчә, җитешсезлекләр бар. Бу бинаны төзегән «Строймастер» ширкәте җитәкчесе Нияз Жаббаров белән бергә җентекләп карап чыкканнан соӊ, бу кимчелекләр төзәтелер һәм укыту-тәрбия үзәге балаларны да, анда эшләүчеләрне дә озак еллар шатландырыр, дигән нәтиҗә ясадык.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борнак авылы