Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елы башлануга әзерлек турында

Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашты.

Анда белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференция элемтә режимында узды. Залда шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һ. б. булды.

Киңәшмә барышында Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинның яңа уку елында мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру, шул исәптән аз комплектлы мәктәпләрдә дә; шулай ук сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга түләүләр турында искә төшерде. Ул хәбәр иткәнчә, моның өчен федераль бюджетта барлык финанс ресурслары каралган.

Уку елы башлану буенча мәсьәләләр санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып каралды.

Фото: https://tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/official/25-08-2020/aleksey-pesoshin-ya-a-uku-ely-bashlanuga-zerlek-turyndagy-ki-shm-d-katnashty-5766047

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев