Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңалык: мәктәптә... эшмәкәрлек

Мәктәптән үк балаларның эшмәкәрлек нигезләре белән танышуы һәм әлеге өлкәдә күнекмә туплавы күпләр өчен яңалык. Ә Норма урта мәктәбе укучылары өчен бу табигый хәл.

Узган уку елында мәктәп укучылары арасында мәктәп яны территориясен ландшафт проектлаштыру буенча проектлар конкурсы игълан ителә. Укучылар укытучылар, әти-әниләр белән берлектә проектлар эшли, әмма бу юнәлештә әле белем җитмәве ачыклана. Һәм мәктәп коллективы уртак фикергә килеп, әлеге юнәлеш буенча камилләшүне максат итеп ала.

Бүгенге көндә Норма мәктәбенең 10 сыйныф  укучылары мөгаллимнәр Рим Гыйбадуллин һәм Ландыш Закирова белән берлектә «Эшкәкәрлек нигезләре» һәм икътисад  юнәлешендә белемнәрен арттырып кына калмый, шулай ук күнекмәләр дә туплый. Мәктәп белән хезмәттәшлек итүче Казан шәһәренең аграр университет мөгаллимнәре укучыларга атнага бер тапкыр дәресләр бирә. Укучылар башкала укытучылары белән берлектә проектлар әзерли, бизнес-план төзи, экспериментлар үткәрә, уңайсыз икътисади шартларда товарны сату буенча идеяләр уйлап таба.

– Укучыларны профильле укытуның төп юнәлеше – аларны белем бирү хезмәте базарында мөстәкыйль булырга, һөнәр сайларга өйрәтү. Мәктәптә профильне дөрес сайлау шәхси уку планы һәм программалары нигезендә практик белем алу, яхшы уку йортларына керергә әзерләнү мөмкинлеге бирә, – ди директор Ләйсән Гатауллина.

Фото: Гөлшат Шалаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек