Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр (+фото)

Өлкәннәр көне уңаеннан Яңгул балалар бакчасында "Әбием - алтыным, бабаем - якыным" дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.

Яңгул балалар бакчасында балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормышы белән таныштыру эшенә зур игътибар бирелә.
Бүгенге көндә бакчага татар, удмурт милләтеннән булган балалар йөргәнлектән, үткәрелгән чараларда ике милләтнең дә гореф-гадәтләре, йолалары белән танышалар. Бердәм, дус бакча коллективы гаилә белән бакча арасында тыгыз элемтә булдырып, инновацион алымнар кулланып эшлиләр, матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Күптән түгел балалар бакчасында "Әбием - алтыным, бабаем - якыным" дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.
Бәйрәмгә килгән әби-бабайлар башта әти- әниләр, бакча хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән татар, удмурт халкының үткәнен, йолаларын чагылдырган " Үткәннәрне онытма Син!" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.
Бәйрәм иртәсе балаларның бәйрәм котлавы белән башланып китте. Матур җырлар, шигырьләр дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды. Балаларның татар, удмурт, рус халык киемнәреннән булулары бәйрәм иртәсен тагын да матурлатып җибәргән иде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә әби-бабайлар өчен конкурслар, ярышлар оештырылган иде. Өлкәннәр ике командага бүленеп, дөнья мәшакатьләрен читкә куеп, күңелләре белән яшь чакларына кайтып килделәр, рәхәтләнеп ярыштылар, онытылып бара торган татар, удмурт милли уеннарын уйнадылар. Ярышлар бик кызыклы, тормышчан итеп оештырылган иде. Әби-бабайлар бер-берсе белән бала тәрбияләүдә булган тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, бишек җырлары җырланды, орчык белән йон эрләп тә күрсәттеләр, балаларга үзләренең үгет- нәсихәтләрен тапшырдылар.
Бәйрәм ахырында әби- бабайлар бакча коллективына шушындый матур, бай эчтәлекле чара әзерләүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Алга таба да шушы эшне дәвам итеп, борынгы гореф-гадәтләрне, милли йолаларны балаларыбызга җиткереп, аларны үз халкына, әти-әниләренә, әби-бабаларына мәрхәмәтле, тәрбияле балалар итеп үстерүдә гаилә һәм бакча арасындагы элемтәне югалтмаска кирәклеген әйттеләр. Бу бәйрәмнән һәрбер кеше кәнагатьләнү хисе белән, үзе белән бик күп тормыш тәҗрибәсе, уңай эмоцияләр, яшәү көче алып таралышты.
Лилия Баһаветдинова фотолары.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9