Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул балалары милли гореф - гадәтләрне яхшы белә

Зурлар төркеме балалары “ Кичке уенлык” күренеше белән катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды.

Зурлар төркеме балалары “ Кичке уенлык” күренеше белән катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды.

Татар халкының милли гореф - гадәтләре, йола бәйрәмнәре белән таныштыру балаларда тел белән кызыксыну сыйфаты тәрбияли, сөйләм телен үстерергә, ана телен ихтирам итәргә өйрәтә. Буыннан-буынга килгән тәрбия ысулларын, халкыбыз традицияләрен файдаланып эшләү бала шәхесен тәрбияләүдә мөһим чараларның берсе булып тора.

Безнең бакчабызда да балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәту, халык авыз иҗаты белән таныштыру эше даими алып барыла. Алган күнекмәләребезне авыл җирлегендә үткәрелгән төрле чараларда, район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып ныгытабыз.

30 ноябрь көнне Киров өлкәсендә уздырылган төбәкара “Содружество” милли-мәдәният конкурс-фестивалендә бакчабызның зурлар төркеме балалары (җитәкчеләре Галимуллина Л.М.) “ Кичке уенлык” күренеше белән катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Бу зур җиңүебездә әти – әниләребезнең дә өлеше бик зур. Гаилә – бакча бердәмлеге булган очракта гына зур уңышларга ирешеп була.

Раушания Исмәгыйлова,
Яңгул балалар бакчасы тәрбияче.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин узем чын иорэктэн куанам оныгымнын шундый унышы очен, рэхмэт балаларны аяк басарга ойрэткэн,тырышкан детсад коллективына, молодцы!!!Алдагы коннэрегездэдэ унышлар Сезгэ! отправлено!

    Теги: Яңгул балалар бакчасы