Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул балалары юлда дөрес йөриме?

Яңгул балалар бакчасында да "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча ачык занятияләр булып узды.

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн күпләп арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "Юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Шушы көннәрдә Яңгул балалар бакчасында да "23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә" багышланган "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча ачык занятияләр булып узды. Әлеге чарага әтиләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килде. Башта кунаклар төркемнәрдә занятияләр карадылар. ЮХИДИ бүлегеннән Лилия Һадиева , балигъ булмаганнар белән эшләү булекчәсе инспекторы Ләйсән Нәҗипова занятияләрне бик кызыксынып, яратып карадылар, балалар белән тормыш иминлеге турында әңгәмәләр алып бардылар.

Занятияләр тәмамлангач, кунаклар музыка залына җыелып, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган, балаларның мавыктыргыч әкиятләрен, биюләрен карадылар. Әтиләр белән “ Балалар хәвефсез юл йөрү күнекмәләре бирү эшендә гаилә – бакча бердәмлеге” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әтиләр бик кызыксынып төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, белемнәре, бала тәрбияләүдә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, юл иминлеге кагыйдәләрен белүләре белән көч сынаштылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч, күңелле барды.

Килгән кунаклар балаларга үзләренең истәлекле бүләкләрен таратты, шушы бәйрәмгә килгән әти – Марат Әшрәфҗанов балаларны тагын да куандырып бакчага ун мең сумлык уенчыклар бүләк итте. Бәйрәмгә килгән, катнашкан әти – бабаларыбызга зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар, озын, озак матур гомер теләп калабыз, ә инде буләкләр белән зурлап килгән кунакларыбызга, Марат Әшрәфҗановка балаларны сөендергәннәре өчен Ходай үзләрен мең зурласын дип теләп калабыз.

 

Ландыш Галимуллина,
Яңгул балалар бакчасы коллективы

исеменнән музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул балалар бакчасы