Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул балалары “Чын пожарный абый” белән танышты (фото)

Балалар шуклыгы аркасында килеп чыгучы янгыннарны кисәтү йөзеннән, районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында кисәтү чаралары еш уза. Мондый чараларда күп вакытта янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дә катнаша.

Яңгул янгынга каршы бүлек хезмәткәрләре тарафыннан февраль аенда Яңгул балалар бакчасында кызыклы профилактик дәрес үткәрелде. Бу дәрестә балаларга янгын куркынычсызлыгы, юл йөрү һәм гомүм куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук сабыйлар "Чын пожарный абый"ның нинди булуын белделәр, аның киемен, авыр балтасын һәм юан каешын үз күзләре белән күрделәр.

Чара ахырында бакчадагы тәрбиячеләргә төсле белешмәләр тапшырылды.

Бу чараның күңелле узуы өчен Яңгул авылы бакчасы балаларына "бишле" куелды.

Нияз Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250