Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул мәктәбендә үткән семинарда сүз ни хакта барган? (+фото)

19нчы апрель көнне Яңгул урта гомуми белем мәктәбендә “ФДБС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү”темасына туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының  семинары узды.

Укытучылар мәктәп музее эшчәнлеге белән таныштылар. Яӊгул мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрипова Р. А., Гарипова Х. Н., Хаҗиева Л. М. күрсәткән ачык дәресләрдә булдылар. “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дип аталган җирле шагыйрьләр белән очрашу кичәсендә катнаштылар. Түгәрәк өстәл барышында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары  шартларында “Туган  тел һәм туган телдә әдәби уку”, “Туган тел һәм (яки) Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле – татар теле” предметларын укыту үзенчәлекләре каралды.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев