Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул укучылары изгелек эшләп, өлкәннәрне сөендерәләр (фото)

20 гыйнвар көнне Яңгул урта мәктәбенең "Хыял" балалар оешмасы укучылары, концерт программасы белән, Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

Укучыларыбыз тарафыннан оештырылган әлеге концерт биредә ял итүче өлкәннәргә бик ошады. Моңлы җырлар, йөрәккә үтеп керә торган шигырь юллары, дәртле биюләр тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Ахырдан өлкәннәр балаларга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Шулай ук әлеге үзәк хезмәткәрләре дә укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр һәм кабат чакырып калдылар.

Өлкәннәребезнең йөзләрендәге шатлык чаткылары, күзләрендәге яшь тамчылары безне тагын изге эшләр эшләргә өндәде, өлкәннәрнең кадерен белергә кирәклекне тагын бер кат искәртте, дип хәбәр итәләр "Хыял" балалар оешмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250