Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул укучылары ярминкә гөрләткән (+фоторепортаж)

Яңгул урта мәктәбендә көзге ярминкә гөрләде.

Ниләр генә сатылмады монда: әтәч конфеттан башлап, көнкүреш кирәк-яракларына кадәр бар иде. Җиләк-җимештән төрле кайнатмалар, яшелчә, дистә төрдән артык камыр ризыклары, җылы оекбаш-бияләйләр һәм тагы әллә нәрсәләр... Җаның ни тели - шуны сатып ал гына. Сары яфракларга матурлап язып куелган бәяләре дә "тешләрлек" түгел.
Ярминкәдә һәр классның үз йөзе бар: кемдер елның- елында әтәч конфетын бик тәмле итеп пешерсә, кемдер торт, кош теле пешерү остасы. Кемдер файдалы дару үләннәре алып килеп сөендерә. Ел саен, ярминкә эшен җанландырып, яңалык кертергә яратучылар да бар: 10 сыйныфлар оттырышсыз лоторея уйнатсалар, 11 сыйныф укучылары коктейль ясап саттылар. 7 сыйныф укучылары, матур плакат янында истәлеккә фотога төшү хезмәте тәкъдим итеп, ярминкәгә ямь өстәде. Кыскасы, һәр класс үз товарын тәкъдим итә. Араларында бик оста сатучылар да бар: товарын шундый итеп мактый, сатып алмыйча үтеп китә дә алмыйсың! Чын сатучылар, диярсең.
Ярминкә чын бәйрәм рухында узды. Сатучылар да, сатып алучылар да бик канәгать калды. Ярминкәдән алган тәэсирләр икенче ярминкәгә кадәр җитәрлек булды. Бу чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Ленина Шәфигуллина
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250