Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгулда әтиләр уллары белән очрашты (фото)

Яңгул урта мәктәбендә күңелле бәйрәмнәр белән беррәттән тәрбияви чаралар да еш уздырыла.

Мәктәп күләмендә уздырылган "Әтиләр сүзе-күңелнең күзе" дип исемләнгән чара шундыйларның берсе. Бу кичәгә барлык әтиләр, бабайлар, абыйлар чакырылды. Бәйрәмгә һәр укучы үзенең әтисе турында буклетлар әзерләде, укучылар һәм укытучылар катнашында концерт куелды.
Икенче өлештә әтиләр һәм егетләр командалары арасында күңелле эстафета уздырылды. Эстафетада катнашучылар "Офицерлар" һәм "Солдатлар" командалары булып ярышты. Уенда әтиләр үзләренең сабый чакларына кайткандай чын күңелдән катнаштылар. Нәтиҗәдә 11 әр очко җыеп дуслык җиңде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм мактау таныклыклары тапшырылды. Чарадан әтиләр дә, балалар да зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.

Резеда Рәхмәтуллина,
педагог-оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250