Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел

Күпчелек респондентлар уңышлы карьера булдыру өчен югары белем кирәклегенә шикләнә.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге (70 процент) инануынча, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, респондентларның 68 проценты уңышлы карьера булдыру өчен югары белем кирәклегенә шикләнә. 65 проценты исә дипломның булмавы аз хезмәт хакы түләнә һәм дәрәҗәсе түбән булган эшкә урнашу өчен сәбәп түгел, ди.

Россиялеләр югары белем алу елдан-ел кыенлаша дип саный. Респондентларның 63 проценты — шундый фикердә. Шул ук вакытта, сораштырылучыларның 18 проценты диплом алырга кирәк, чөнки шулай кабул ителгән, ә 58 проценты югары белем уңышлы карьера булдыру һәм алга куйган максатларга ирешү өчен яхшы мөмкинлек дип исәпли.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югары белем