Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Якташыбыз – сәхнә йолдызы, диләр Балтач гимназиясе укучылары

Балтач гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Гөлназ Галимуллина белән очрашты.

Балтач гимназиясен тәмамлау белән, ул Казан театр училищесына кергән. 2009 елда театрга эшкә чакырылган. Яшь булуына карамастан театрда дистәдән артык төрле рольләре бар. "Снежная королева"да Герда, "Башмагым"да Сәрвәр, "Алхимик"та Фатыйма, М.Фәйзинең "Галиябану"ында Галиябану һ.б. Театрдан тыш ул кино һәм телесериалларда да төшәргә өлгергән. "Мир" кинотеатырында "Айсылу" фильмының тәкъдир итү кичәсе узган. Төп рольдә - Гөлназ Галимуллина. Аның сүзләренә караганда кино өлкәсенә ул үзе дә уйламаганда килеп керә. "Барысы да в контакте сайтындагы кастингка чакыру хаты аркасында килеп чыкты. Режиссердан килгән хатны укыгач, моны шаярту диеп уйладым" - ди Гөлназ. "Бөтен кеше танышларсыз төп рольне алып булмавына инанган инде. Кастингка бардым һәм мине кабул иттеләр. Бу хәлгә үзем дә шаккаттым, шул ук вакытта чиксез шат идем". 2015 елда ТНВ каналында тамашачыларга Габдрахман Әпсәләмовның әсәре буенча куелган "Ак чәчәкләр" сериалын күрсәттеләр. Гөлназ - Диләфрүз ролендә. Очрашу бер тында үтте. Укучылар соклануларын яшерә алмыйча Гөлназга иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250