Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Якты маяк алар тормышта

Туксан ел буена игелекле мәгърифәт учагында кайнап, меңнәрчә балаларга нигезле һәм төпле белем биреп, тирә-юньдә дан казанган Балтач урта мәктәбенә карата минем фикерләрем ул хәтле мөһим дә түгелдер.

Чөнки чабаталы заманның мохтаҗлыкка тилмергән бер баласы буларак, күпме кызыксам да, мин көн дә 12 чакрымлы Бөрбаштан җәяүләп бирегә килеп бер генә атна укып калдым, гаиләнең ипи юнәтергә мөмкинлеге булмагач, өйдәгеләр эшләп ашарга куштылар һәм шушы таләп миңа гомерлеккә берегеп калды бугай. Ә укуга килгәндә, кичке мәктәпкә йөреп булса да, мин аттестатны Балтач мәктәбеннән алуга ирештем.

Ул чорның белемле, киң карашлы, чын зыялы укытучыларын мин әле дә рәхмәт хисләре белән искә алам. Шулар арасында дәрәҗәсе югары булса да, үзен бик тыйнак тоткан, катлаулыны да җиңел аңлаешлы итеп аңлата белгән математика укытучысы Роза Мәҗитова һәркайсыбызга ярдәмчел булды. Дәрескә керү белән үзенә чиксез ихтирам һәм ышаныч тудырган ягымлы, миһербанлы химия укытучысы Уран Ишморатов, мавыктыргыч матур сөйләме белән белемне зиһенеңә уеп салгандай оста педагог, татар теле укытучысы Вәсилә Фазлыева, беренче карашта кырыс һәм таләпчән күренсә дә, белемле, гадел, кешелекле Венера Абдулловна (имтихан вакытында безнең класс өчен ул җаваплы иде) безгә белем биреп кенә калмадылар, үз үрнәкләрендә киләчәгебез өчен  рухи терәк тә булдылар.

Шулар арасыннан олайгач та әдәп-әхлак юнәлешендә тәрбия йөген һаман да иңеннән төшермәгән якты күңелле, олы җанлы Вәсилә апаның ихтыяр көченә, сабыр һәм ипле булуына әле дә соклана торган. Чөнки ул мәчет юлында, Коръән мәҗлесләрендә тирән мәгънәле, үтемле вәгазьләр сөйләп бик күпләргә шәфкатьле остаз һәм киңәшче булып яши белә.

Әлбәттә, бик көчле, сәләтле коллектив тупланган, укыту-тәрбия эше һәрвакыт югары баскычка куелган Балтач урта мәктәбе укытучыларын үзләре инде олы яшькә җиткәннәр дә күңелгә җылы, рәхәт сагыну хисе белән искә алалардыр. Легендар укытучы, мәктәп директоры Фәрзи Гыймадиев кына да тарихка кереп калырлык күренекле шәхес иде бит.

Әлеге язма белән тулырак "Хезмәт" газетасыннан таныша аласыз.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач урта мәктәбе