Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Якты юллар теләп, саубуллаша көмеш кыңгырау

Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңлады. Шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!

Әле генә башлангандай тоелган уку елы инде ахырына да якынлашты. Вакыт агышлары бернәрсәгә карамый юлын дәвам итә. Тагын бер уку елы артта калды. Быел кыңгырау районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 190 –  унберенче, 361–  тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыңлады.

 

Алда әле җитди сынаулар – имтиханнар көтә. Инде иртәгә тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнары башлана. Аны чит телләр һәм туган телләрне сайлаучылар тапшырачак. Унберенчеләр өчен беренче бердәм дәүләт имтиханы 28 майга билгеләнгән. Ул географиядән һәм информатикадан булачак.

 

Хәерле сәгатьтә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Һәр имтиханда сезгә югары баллар, зур уңышларнасыйп булсын!

 

 

Мәктәпләр исемлеге

Тәмамлаучылар саны

  1.  

Чепья урта мәктәбе

31

  1.  

Балтач  урта мәктәбе

26

  1.  

Урта Көшкәт урта мәктәбе

18

  1.  

Карадуган гимназиясе

17

  1.  

Нөнәгәр урта мәктәбе

14

  1.  

Балтач гимназиясе

13

  1.  

Норма урта мәктәбе

13

  1.  

Салавыч күппрофильле лицее

12

  1.  

Кече Лызи урта мәктәбе

11

  1.  

Смәел урта мәктәбе

10

  1.  

Куныр урта мәктәбе

8

  1.  

Бөрбаш урта мәктәбе

7

  1.  

Яңгул урта мәктәбе

5

  1.  

Түнтәр урта мәктәбе

5

 

Барлыгы

190

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау