Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Яратыгыз газиз аналарны, яратыгыз газиз балаларны….»

Уйлана калсак бу сүзләрдә нинди зур, тормыштагы иң зур, бөек, җылылылык һәм ышаныч биреп торучы әни һәм бала яратуы турында әйтелеп узган лабаса.

...Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый...

Әйе, бу сүзләр Резеда Ахиярова көена салынган, Роберт Миңнуллин сүзләренә нигезләнгән “Яратыгыз” җыры сүзләре.

Уйлана калсак бу сүзләрдә нинди зур, тормыштагы иң зур, бөек, җылылылык һәм ышаныч биреп торучы әни һәм бала яратуы турында әйтелеп узган лабаса. Булмый шул тормышта яратусыз: әнигә, әтигә, туган җиргә һәм йортка, туганнарга, сөйгән ярыңа... һәм башка бик куп куп нәрсәне яратмыйча яшәп булмый шул... Тормышыбызда һәр көн саен диярлек ,кисәк суккан яшен кебек ,җанны, тәнне, бөтен дөньябызны тетрәндергеч ачы язмышлар, сыкранулар, бәлә-каза, бәхетсезлекне ишетеп, күреп торгач, күңелгә бик ямсез уйлар кереп, курку, алдагы тормышка ямсез уйлар калдырып китмәчке, безнең зиһенебезне чуалтмакчы була... Юк, юк, без моңа һич тә юл куярга тиеш түгел бит.Чөнки өметсез шайтан гына, ә без үзебез теләп, күңелебезгә вәсвәсә салычулар бит, моңа юл куярга тиешь түгел без.  

Кече яштән үк - әни баланы, бала - әнине яратырга кирәк икәнен аңлап, сеңдереп тәрбияләсәк, бәлки Аллахы боерса, ачы ,баласыз, әнисез язмышлар, картлар йортлары,ятимнәр булмас иде. Ышанырга гына кирәк, ышаныч белән генә яши кеше, шуңа да аңа ярату һәм яратылу, хөрмәтләү, җылы хис һәм башка бик күп әллә нинди хисләр, тойгылар бирелгән бит безгә - кеше дигәнгә.  

Без, бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөнеч” балалар бакчасы коллективы, “Мәхәббәтемне бирәм әниемә яки яратыгыз газиз аналарны” дип исемләнгән 8 март бәйрәме, күңел ачу чарасы атналыгы оештырдык. Нәниләребезгә “Оҗмаһ - әниләр аяк астында “икәнен аңлатырга тырыштык. Безнең өметләр чынга ашты, бәйрәмебезнең һәр мизгеле, кече яшьтән башлап, мәктәпкә әзерлек төркеменә хәтле балалары, әниләренә иң газиз, кадерле кешеләре икәнен исбатладылар. Тормыш ямен таратучы шомырт чәчәгедәй ак-пакъ күңелле әниләребез, җаннарын мәхәббәткә урап тагын да гүзәлләнеп, хисләнеп, нарасый сабыйларнының тәмле, эчкерсез яратуына төренеп кайтып киттеләр.

Гөлназ Шакирова,

“Сөнеч” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март