Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь барса да, йөрәк картаймый. Килешәсезме?

 Норма урта мәктәбендә февраль аеның соңгы атнасында  мәктәпне 50, 40, 30,20, 10 ел элек тәмамлаучылар очрашуы булды. 

  Норма урта мәктәбендә узган чара безнең өчен әлеге белем йортында беренче очрашу булды. Ник дигәндә, без укыганда, мәктәбебез урта мәктәп түгел иде. Безнең өчен түгәрәк даталы очрашулар Балтач урта мәктәбендә генә узды. Ниһаять, сигез ел бергә укыган сыйныфташлар белән 50 елдан соң туган мәктәбебездә очраштык. Күбебез сигезне бетергәч, техникумнарга киткән, таралышкан идек.

   И-и, бу гомер агышлары, юкка гына аны аккан суларга тиңләмиләр шул. Артыбыздан мәктәп ишекләре ябылганга да ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Әйтергә генә ансат. Бу бит, азмы-күпме, бер кеше гомере!

   Очрашу мәктәп ишек төбендә үк башланды. Күрешү, кочаклашулар. Күңелләр күтәренке, йөзләрдә кояш. Шулай булмыйча, син бит монда мәктәп дусларыңны очратып,бер көнгә генә булса да, хыялыңда йөрткән яшьлегеңә кайтасың.

   Без класста утыз укучы укыдык. Кайберләребез белән 50 елдан соң беренче очрашу булса да, бер-беребезне танымаслык түгел икән әле.

   Очрашу сәгатенең вакыты суккач, без залга уздык. Ярты гасыр элек мәктәпне тәмамлаган классташларыбызның яртысы килгән иде.  Сафларыбыз сирәгәйгәннән-сирәгәя. Кызганыч, егет-кызларыбызның өчтән бере белән, бик теләсәк тә,  очраша алмаячакбыз. Алар инде мәңгелек йортка күчтеләр.

    Очрашуны Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина ачып җибәрде. Мәктәп коллективы, уңышлары белән таныштырды. Һәм, ниһаять килгән кунакларга сүз бирелде. Иң өлкәннәре – иллееллыклар да үзләренең чыгышында укытучыларын искә алдылар, уңышлары, шатлыклары белән уртаклаштылар.

   Кызганыч, укыткан укытучыларыбызнын инде күбесе мәңгелек йортка күчкәннәр икән. Аларның һәрберсен рәхмәт сүзе белән искә алып үттек.

   Бер акыл иясе әйткәнчә,  бу дөньяда яшәгән һәр кешенең тормыш юлы поэма белән роман язарлык. Әйе, һәрберебез тормышта үз юлын тапкан, гаилә корган, балалар үстергән, оныклар тәрбияли. Мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булганнарыбыз да бар арабызда.

   Һәр чыгарылыш укучылары сүзеннән соң, мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Экранда без  (элеккеге укучылар) укытучыларны кабат күздән кичердек, күңелләр тулып китте.

   Очрашуның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында үтте. Шушындый мул табын артына җыючы классташыбыз Рашит Мәгъсүм улына без мең рәхмәтле. Өстәлләрне, билләһи дип өйтәм, шәһәр кафе-рестораннары бер читтә торырлык итеп мул әзерләгәннәр иде.

    Табын артында укыган еллардагы максат-планнарның тормышка ашу-ашмаулары, шулай ук мәктәп елларында булган кызыклы хәлләрне  искә алып, сөйләшеп-көлешеп утырдык.

   Яшь барса да йөрәк картаймый диләр, килешәм. Очрашу барышында шуларны уйлап утырдым әле: еллар үтү белән йөрәк кенә түгел, кешенең хыялы да әллә ни үзгәрми икән. Классташларымның үз-үзләрен тотышы да бөтенләй үзгәрмәгән.

   Очрашу барышында укыганда , яшьлек елларында төшкән фотоларны карап, олыгаябыз дип уфтандык.  Кич буе рәхәтләнеп сөйләштек, истәлеккә фотоларга төштек, күңелләргә шифа, тәнгә-җанга дәва, киләчәккә яшәү дәрте алдык.

   Ходай Тәгалә безгә тагын шундый очрашулар насыйп итсен иде дип, кочаклашып, моңсуланып, нечкәргән күңел белән аерылыштык. Исәнлек-саулык сезгә, классташлар!

      

                                                                        Лилия Ганиева-Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе