Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь каләм тибрәтүче Дилә Һадыевадан шигъри тәлгәшләр

Һадыева Дилә Наяр кызы - Субаш төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. Ул әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кыз.

Җиһанда яз

Табигатьнең җитте шундый мәле-

Яз патшалык итә җиһанда.

Язгы ташкын сыман дулкынланып,

Мәхәббәт уяна һәр җанда.

 

Агачлар да йокыдан уяна,

Яз килүгә алар куана.

Үләннәргә кояш җылы сулыш өрә

Кыш юрганын ача  Җир-Ана. 

 

Зәңгәр офыклардан, төркем-төркем булып,

Очып килә казлар, торналар,

Үзләренә тиң прларын сайлап,

Бергә-бергә кора оялар.

 

Бер-береннән калышмаска теләп,

Сыерчыклар оя сайлыйлар

Изге күңел белән ясаган ояны

Сандугачтай мактап сайрыйлар.

 

Урам буйлап гөрләвекләр ага,

Көймә йөздерә бала-чагалар.

Яшь чакларын искә алып картлар,

Капка төпләренә чыгалар.

 

Шушы матур мизгелләргә куанып,

Кояш сибә җылы нурларын,

 Җир-Ана да сөенеп көтеп ала

Тыныч, матур тууын һәр таңның.

 

Апа булу җиңел түгел

Апа булу бер дә җиңел түгел

Үрнәк булу таләп итә ул

Гаиләбездә иң олы бала мин

Ике сеңелкәшкә апа шул.

 

Бер сеңлем инде бакчага йөри,

Тиздән мәктәпкә дә китәчәк.

Чәчләренә күбәләктәй бантик тагып,

Ап-ак алъяпкычлар киячәк.

 

Саннар, хәрефләрне өйрәнергә

Сеңлемә мин көн дә булышам.

«Апам кебек яхшы укучы булам»,- дип

Сеңлем дә бик-бик тырыша.

 

Нәни сеңлем дә бик ярдәм итә

Апасына саннар язарга.

Кечкенә кулларына ручка ала

Тизрәк дәфтәренә сызарга.

 

Ул бик шаян, җитез, без күргәнче

Китап-дәфтәрләрне ала да,

Хаталарны төзәтеп, рәтләп куя,

Без күрмичә калган арада.

 

Нәни аяклары белән тыпыр-тыпыр

Көне буе сеңлем йөгерә.

Матур көйгә биеп тә ала ул,

Барысына ничек өлгерә!

* * *

Үз телендә сөйләшкәләп куя,

Җырлый, уйный, көлә, шаяра.

Барыбызны көлдерә дә кайчак,

Елатып та куя кай ара.

 

Сеңелләрем бергә уйнап туйгач

Мин уенчыкларын җыямын,

Көне буе артларыннан йөгереп

Кичкә  мин хәлдән таямын.

 

Менә шулай сеңелләрем белән

Бик күңелле үтә көнебез.

Апа булу бер дә җиңел түгел,

Җаваплы эш-шуны белегез.

 

Табиб булу хыялым

Дәрес әзерләүдә бер бала

Тыныч кына нидер уйлана:

«Мәктәпне тәмамлар вакыт җитә,

Нинди генә һөнәр сайларга?!».

 

Укып чыгып белем алсаң да,

Эш табарга авыр замана.

Бу сорауны әнисенә бирә:

«Әни, нинди һөнәр  сайларга?»

 

Әни кеше туктап уйга калды,

Ни генә дип җавап бирергә.

Бала дөрес юл сайласын өчен

Нинди генә киңәш бирергә?!

 

«Һөнәр сайлау җиңел гамәл түгел,

Кирәк монда уяу булырга.

Күңелеңә якын һөнәр төрен

Кирәк, кызым, сайлап алырга».

 

«Ак чәчәкләр» романын укыгач,

Табиб булу- минем хыялым.

Романдагы Гөлшаһидә кебек

Килә яхшы табиб буласым».

 

Чын табиб булыйм дисәң,  кызым,

Яхшылыкта булсын күңелең.

Акча өчен түгел,  рәхмәт өчен

Булсын синең башкарган эшең.

 

Сайлаган эшеңне яратып башкар

Очрамасын юлыңда киртәләр,

Намус белән үтсәң хезмәт юлын

Бар да сине хөрмәт итәрләр.

 

Сафлык төсе булган ак халатка

Беркайчан да таплар төшмәсен,

Ак чәчәкләр кебек саф күңелең

Авырлыкларга бирешмәсен”

 

Казаным

«Казан»,- диеп шигырьләр язалар,

«Казан»,-диеп җырлар җырлыйлар.

Татар Иле башкаласы Казан,

Сине бар җирдә зурлыйлар.

 

Күп гасырлы синеӊ чал тарихыӊ

Урын алган безнеӊ хәтердә.

Гасырларны кичкән Сөембикәӊ

Балкый шәһәребез түрендә.

 

Кол Шәрифеӊ тора горур балкып,

Үзәгеӊдә данлы Казаным.

Анда булган һәрбер мөселманнын

Бары Ислам булыр иманы.

 

Белем учакларыӊ дәшә үзенә

Күп тарафтан ул һәм кызларны.

Синдә белем алган һәрбер бала

Әлбәттә белә бит Тукайны.

 

Тукай да бит сине мактап язган,

«Нурлы Казан, моӊлы Казан»,- дип.

Килә калсаӊ дустым бу якларга

Горур Казанымны куреп кит.

 

 

 

Укытучым

Укытучым, тормыш диңгезендә

Сез һәрвакыт миңа маяк бит,

Белем дулкыннарын җиңәр өчен

Күңел күгемдәге кояш бит.

 

Мәктәп бусагасын атлап кергәч,

Әнкәм кебек каршы алдыгыз.

Минем нәни йомшак күңелемә

Белем орлыкларын салдыгыз.

 

Хәреф танып, сүзләр язар өчен,

Күпме көчегез сарыф иттегез.

Сабыр, тыйнак, безгә терәк булып

Белем йомгакларын сүттегез.

 

Укытучым, сезнең йомшак сүзләр

Гел сакланыр минем күңелдә,

Сезнең төпле ихлас киңәшләрегез

Озата барыр мине гомергә.

 

Укытучым, сезнең зур тырышлык-

Әгәр бала яхшы укыса.

Биргән белемегезне кабул итеп,

Зур тормышта куллана алса.

 

Укытучым, сезнең сабырлыкка

Бар кеше дә хәйран калырлык,

«Укытучы»  исемен горур йөрткән

Һөнәр кешесенә һәйкәл салырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һадыева Дилә