Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Яшь Кулибинчы» Балтачта яши (+фоторепортаж)

Балтач мәктәбе базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте

Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, Кунаклар мәктәп белән таныштылар, музей белщн таныштылар, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Радиотехника түгәрәгенә йөрүчеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларның фәнни-практик эшчәнлегенә бәя бирделәр.

Гыймадиев Насих Гозәер улы үзенең ничек рационализатор булып китүе турында сөйләде һәм яшь уйлап табучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирде. Килгән кунаклар Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Сабирҗанов Таһир Әюп улы укучыларның фәнни эшләрендәге җитешсезлекләрне бетерү юлларын күрсәттеләр.

Конференциянең икенче этабында «Яшь Кулибинчы -2017» республика конкурсында катнашучы Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камил Гарафетдиновка диплом тапшырылды. Укытучысы мөнир Гафаровка мактау таныклыгы һәм медаль бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулибинчы