Яшь талантлар - Айзилә Шакирҗанова (+фото)
Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе октябрь аенда «Молодые таланты- яшь талантлар» исемле бәйге игълан иткән иде.
Күптән түгел бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. «Балалар өчен татар телендә пьесалар» номинациясендә Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Айзилә Шакирҗанова (җитәкчесе Гөлнар Хәйруллина) II дәрәҗәле диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Ул иҗат иткән пьеса электрон җыентыкка кертелде. Җыентыкны https://fnkat.tatarstan.ru/file/fnkat/File/sbornik.pdf адресы табарга мөмкин.
Айзиләне бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев