Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь талантлар мәктәбе" яки җәйне ничек итеп файдалы үткәрергә?

"Яшь талантлар мәктәбе" ягъни "МШТ" ("Молодежная школа талантов") быел үзенә 400 дән артык кеше җыйды. Балтач районынан 3 укучыга, шул исәптән миңа, әлеге чарада катнашу бәхете эләкте.

Без 8 көнгә Универсиада авылына урнаштык. Башка катнашучылар белән таныша торгач, үземә "Мин монда нишләп йөрим соң?!" дигән сорау бирдем. Берсе - "Голос. Дети" проектының җиңүчесе, икенчесе – эшләп килүче программист, өченчесе инде күптән үз бизнесы белән шөгыльләнә. Бәхеткә, шушы сорауга җавап эзләргә,  артык икеләнерлек вакыт юк  иде. Килгән көнне үк зур тест үттек. Шул тест нәтиҗәләре буенча һәрбер катнашучыга "шәхси үсеш планы" төзелде. Шулай ук син үзеңә остаз сайлап аласың. Шәхси электрон кабинетыңда 100 балл бирелә. Үсеш планы, остаз, 100 балл... Болар  белән нишлисе соң?

Икенче көннән үк укыту программасы башланып китә. Иртәнге 9 да "АрхиДети", "TimerMan" проект җитәкчеләре кебек шәхесләр белән очрашу уза, алар үз уңыш серләре белән уртаклашалар. Сәгать иртәнге 10 нан башлап, кичке 9 га кадәр дәресләрне үзең сайлыйсың.

Дөресрәге, бирелгән балларга "сатып аласын". Балларың бетсә, аларны дәрес вакытында үзеңне актив күрсәткән өчен алып була.

Дәресләр исә мәктәптәге рус теле, география кебек фәннәр тугел.

"Фотолаборатория", "Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга", "Үз бизнесыңны ничек ачып җибәрергә?" кебек дәресләр экспертлар тарафыннан үткәрелә. Шуның кадәр күп юнәлешләрдән кайсысын сайлап алырга соң? Монда сиңа үсеш планы булыша.

Остазың исә үз белемнәреңне тормышта кулланырга, теләкләреңне чынга ашырырга ярдәм итә.

11 сәгать рәттән уку авыр дисезме? Әйе, башында бик авыр булды. Соңрак инде без көненә 4 сәгать кенә йокласак та, программадан тыш китап укырга, кичке чарага әзерләнергә, аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм күңел ачарга да җитешә идек!

Мәктәпнең бер көне тулысы белән һөнәри юнәлеш сайлауга  багышланды. 6 сәгать эчендә син төрле хезмәт ияләре, компания җитәкчеләре белән очрашасың, контактлар белән алмашасың, үзеңне берәр юнәлештә таба аласың.

МШТ вакытында мин үзем өчен нинди файда алдым соң? Кеше алдында чыгыш ясау, үз теләкләремне чынга ашыру, фотография серләренә төшендем. Иң мөһиме: республикабызның иң сәләтле, якты яшьләре белән таныштым. Шулай ук Татарстан республикасының яшьләр эшләре бүлеге министры Дамир Фәттахов белән дә очрашу мөмкинлеге туды.

Республикабызда МШТ кебек проектлар бихисап күп. Үз киләчәген генә түгел, бар тарихны үзгәртергә теләгән яшьләр үзләрен әлеге чараларда таба алалар. Теләк, максат, ышану кирәк хәзерге яшьләргә!

 

Айзилә Шакирҗанова,

Балтач урта гомуми белем мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь журналист