Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшьлек кире кайтты

Мәктәпне тәмамлауга 40 ел уңаеннан, туган мәктәбебездә очрашу кичәсе булып узды. Бу очрашу безне яңадан мәктәп елларына алып кайтты. Чәчләр агарса да, маңгайлар сырланса да, үзебезне яшь, көчле, матур итеп хис иттек. Әйтерсең, яшьлек кире кайтты.

Без 1-3 сыйныфларны Көшкәтбаш авылында укысак та, 4тән 8 сыйныфка кадәр Түнтәр мәктәбендә белем алдык. Сыйныфыбызда 32 кеше идек. Укытучыбыз Рәфхәт абый Зарипов безнең өчен чын лидер булды. Очрашуда аның белән күрешә алуыбызга бик шатландык. Безне укыткан укытучылардан Венера апа Каюмова, Гөлшат апа Йосыпова, Венера апа Ганиевалар да очрашу кичәсенең мәртәбәле кунаклары иде. Сөйләшер сүзләр шулкадәр күп җыелган, ә истәлекләр, алар тагын да күбрәк. Без укыган мәктәп бинасы инде кулланышта түгел. Укыганда без торган интернат та бик искергән. Аларны да барып күрдек, иң самими, иң рәхәт чакларны көлешә-көлешә искә алдык. Безнең балачак эзләрен саклаган сукмаклар буйлап үттек. Интернатта тәрбиячебез булып эшләгән таләпчән, әмма шул ук вакытта безне чын мәгънәсендә тормышка әзерләгән, төпле фикерле, бала җанлы Рашида апабыз белән үткәргән көннәр мизгел эчендә күзалдыннан йөгереп үтте. Кызганыч, бүген инде ул гүр иясе, сыйныфташларыбыз Раузит, Роберт, Гүзәлия дә вафат.

Әмма тормыш дәвам итә. Исәннәр бер булмаса бер күрешә. Әнә бит ничә еллар очрашмаган авылдашым Фәридә Шәйхуллина белән дә 40 еллык очрашу кичәсендә күрешү насыйп булды. Мәктәптә башланган очрашу кичәсе мул табынлы кафе залларында дәвам итте. Җырладык, биедек, истәлекләрне барладык. Очрашканыбызга инде ничә көннәр үтте, бүген дә исә шул хатирәләр белән яшәвем. Әйтерсең, яшьлек кире кайтты.


Наҗия Сәләхетдинова (Фәйзрахманова),
Көшкәтбаш-Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу