Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Язны рәсем дәфтәрендә мәңгелштерә Түнтәр мәктәбе укучылары

Язны кем генә көтеп алмый икән, хәтта мондый ямьсез көннән дә ямь табып була бит. Кичә, мәсәлән, ап-ак кар явып җиргә төшә барды, асфальтта эреп юкка чыга барды.

Көннәрнең нинди булуына карамастан, табигатебез кышкы тунын салып, хәтфә үләннәргә юл бирә. Бик тиздән тирә-юнебез яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер. Шомырт, сирень, алмагач һәм башка агачлар чәчәк атар, эх, матур бит туган ягыбыз.

Шул уңайдан Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары “Без бик үзенчәлекле дәрес уздырдык. Укытучыбыз Илдар Ирекович белән табигатькә чыгып, аны сурәткә төшереп кайттык. Яз хәзер безнең рәсем дәфтәрләребездә яши. Матур безнең туган җиребез, язлары да ямьле”, дип хис-кичерешләре белән бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр мәктәбе