Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әйдә, төнге 12дә генә ятыйк!

– Күптән түгел “ватсап”та бер әни җәйге каникулда укырга бирелгән әдәбият исемлеген җибәрүемне сорады. Күпләр укып бетергән инде, ә алар әле башламаганнар да.

Алда бер ай вакыт бар әле. Әгәр сез җәйге каникулдан соң балагызга авыр булмасын дип, нәрсәдер эшләргә керешкәнсез икән, сезгә афәрин дияргә генә кала, – ди Казан иннова­ция­ләр универ­ситеты психологы Надежда Ванюхина. Аннан баланы дөрес итеп мәктәпкә әзерләү турында киңәшләр бирүен сорадык.

“Х” сәгатькә бер ай кала...
1. Мәктәп формасын, спорт, аяк киемнәрен, дөресрәге, оекбаштан майкага кадәр әзерләп куегыз! Алдан сатып алганда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, акцияләрдә акчаны янга да калдырып булачак.

2. Җәйге каникулга бирелгән биремнәрне эзләп табыгыз. Көн­гә берничә битләп булса да, китап укыгыз, мәсьәләләр чишегез, инглиз сүзләрен кабатлагыз. Бу эшне калган көннәргә бүлеп куйсагыз, җиңелрәк булыр. Әгәр бала иртән торуга: “Планшетта уйнарга буламы?” – дип сораса: “Әлбәттә, була. Тик “дәрес”тән соң”, – диегез. Вакыт аз калу сәбәпле, бала моның белән килешәчәк. Ә инде сез­нең белән сатулаша башласа: “Өй эшен эшләмәгәннәр планшетта уйнамый”, – дип ки­сә­тергә туры килер.

3. Җәй көненә дип калдырган эшләрегез бардыр, бәлкем. Әйтик, үтүк ремонтларга, ниндидер кул эшләренә өйрәтергә. Кубикларны эчкә куеп кабарту, конструктор җыю кебек кызык­лы шөгыльләрне тәкъдим итәр­гә мөмкин.

4. Кышкы кичләрдәге хыялларыгызны тормышка ашырыр вакыт. Бәлкем, “Звездные войны” фильмын карыйсыгыз, заманча китап турында фикер алышасыгыз килгәндер. Зөя тыю­лыгына экскурсиягә, таби­гать­кә ял итәргә барырга яки велосипедта тирә-юньне әй­ләнеп кай­тырга теләгәнсездер... Диванда ятуга караганда, истә­лекле вакыйгалар баланың күбрәк исендә калачак.

5. Физкультура белән шө­гыль­ләнү, чыныктыру күне­гү­ләре, витаминнар эчү дә кирәк. Су коенып, туп уйнап, җиләк-җимешләр ашап ял итүләрен дәвам итсеннәр.

“Х” сәгатькә бер атна кала

1. Дәфтәрләр, уку кирәк-яраклары сатып алыгыз. Моны балаларыгыз белән башкарырга тырышыгыз. Югыйсә бала­гыз­ның яратмаган букчасын тутыруын күзәтү рәхәт булмаячак. Үзе ошатып алган дәфтәр, каләм һәм башка әсбаплар укучының мәк­тәпкә йөрү теләген арттырачак. Яшьләр модасы бик көйсез. Мультфильм, кино геройлары үзгәреп тора. Әти-әниләр аны белеп бетермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә барысын да үзләре сайласын!

2. Дәрес әзерләү урынын яңартыгыз. Өстәл, урындык баланың буена туры килерлек булсын! Үсмерләр җәй көне 10 сантиметрга кадәр үсәргә мөм­кин. Компьютер, планшетлар эшлиме, антивирусның вакыты чыкмаганмы, система блогының тузанын суыртырга кирәкмиме? Барысын да тикшереп чыгыгыз! Тартмалардагы иске дәфтәр­ләрен алып, яңаларын куяр вакыт. Үзләре урнаштырганда җи­ңел генә табачаклар.

3. Инде яңартылган урында “Җәйне ничек уздырдым“, дигән инша да язып карарга була. Инглиз теленнән дөрес булмаган фигыльләрне кабатлау да комачауламый. Узган ел балага авыр бирелгән темаларга игътибар итегез! Сездә балагыз бернәрсә дә белми дигән фикер туса, ачуланмагыз! Баш миен 1 сентябрьгә кадәр уяту уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

4. Аеруча тәртип яраткан гаи­ләләр дә җәен иркенәеп китә. Бу дөрес тә, ни өчен әле рәхәтләнеп ял итмәскә! Укырга барырга бер атна кала иртән тору, йокларга яту режимына әһәмият бирегез. Балагыз: “Әйдә сәгать 12дә генә йокларга ятыйк! Мин мәктәпкә барганда көйсезләнмичә торырга вәгъдә итәм”, – дияр. Әмма без – бала түгел. Чынбарлыкта ничек буласын яхшы беләбез. Бернигә карамыйча, режимны элеккеге җаена салыгыз.

“Х” сәгатькә бер көн кала

1. Бер нәрсә дә кабатламагыз! Әгәр ай буе уку белән мавыккансыз икән, сез инде барысын да эшләгәнсез, ә эшләмәгәнсез икән, инде соң! Үзегез дә борчылмагыз, балагыз да үзен гаеп­ле итеп сизмәсен.

2. Букчаны тутырыр вакыт та җитте. Бу эшне Белем көне иртәсенә калдырмагыз! Вак-төяк әйберен онытып, кире өйгә кайтырга туры килергә мөмкин.

3. Мәктәп формасын киеп карагыз. Кирәк икән, үтүкләп алыгыз! Төймәләрен тегегез. Кесә­сенә матур кулъяулык салыгыз. Оекбаш, галстукларны әзерләгез! Иртән бу вак әйберләрне эзләп, соңга калуыгыз бар.

4. Барыгыз да иртәрәк ятарга тырышыгыз! Әти-әни күрше бүлмәдә телевизор карап утырганда, балагыз йоклый алмаячак. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар телим!

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 111, 03.08.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог киңәшләре