Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әйдәгез, бер уйланыйк әле: Кемне кем яклар?

Арча районы Казанбаш мәктәбе директоры һәм әлеге мәктәпне азык-төлек белән тәэмин итүче оешма җитәкчесе кулга алынды дигән хәбәрне ишеткәннән бирле бер сорауга җавап эзлим.

Төгәлрәге, бу фикер элегрәк тә күңелгә килгәләп алса да, бүгенгәчә җавап таба алганым юк иде. Сорау риторик формада һәм менә мондый: “Ни өчен беркемне беркем якламый?!” Коллегаларын күздә тотам. Син хаклы түгел, гаепләре бар, мәктәптә срогы чыккан ризык пакетлары табылган, агулану фактлары бар, кагыйдә бозулар булган, дияр күпләр. Килешәм, бу гаепләрне инкарь итеп булмый. Әмма болар бүген кулга алырлык, ул кешеләрнең язмышын сындырырлык дәрәҗәдә түгел, бу икәү җәмгыятькә куркыныч та тудырмый, балаларны үтерү өчен махсус эшләнгән эш тә түгел, шөкер, үлем-китем дә булмады ләбаса. Өстәвенә кайбер мәгълүмат чараларында хәтта балалар бакчасына йөрмәгән балаларның да авыруы турында яздылар. Димәк, бу авыру агулану белән, срогы чыккан ризыклар белән бәйле түгел (килешәм, балалар янәшәсендә мондый әйберләр булырга тиеш түгел, әмма кабатланам: бу очракта кулга алулар ничектер эш күрсәтергә омтылу нәтиҗәсе, ашыгыч һәм артык катгый кебек).

Бүген болай да язмышын мәктәп белән бәйләгән, мең дә бер кеше тырнак астыннан кер эзләгән мәктәп белән җитәкчелеккә алынган кешеләргә аптырый торган. Балаларны эшләтергә дә, тырнак белән чиертергә дә ярамый, әти-әниләрне эшләтәсе дә, акча җыясы да түгел, эшче дәфтәрләр, китаплар сатып алу проблема, балалар сәламәтлеге, ... акча санаулы, тикшерүче күп, балалар да, әти-әниләр дә үз хокукларын әйбәт белә...

Тәҗрибә өстенә тәҗрибә, кем иренми, шул мәктәп-мәгариф системасына яңалык кертә... Менә шушындый шартларда эшләгән, бөтен якны черки дә борын төртә алмаслык итеп алып бару мөмкин түгеллекне аңлаган башка мәктәп директорлары, мәгариф системасында эшләүчеләр генә нигәдер дәшми. Аны яклап, үз башыма таяк төшәр дип куркалармы, дәшмәсәм, миңа тимәсләр диләрме? Бу кадәресе барлык белгечлекләргә дә, авылга да, шәһәргә дә бердәй кагыла. Һәркемгә үз өне кадерле...



PS. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасарына хөкем эше кузгатылгач та, беркем дәшмәде. Вафатыннан соң шундый яхшы характеристика белән кайгы уртаклаштылар да... Мондый очраклар бик күп тормышта, кызганычка. Беркемнең беркемдә эше юк. Хагыннан-нахагыннан Аллаһы Тәгалә сакласын инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп ашавы