Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әйдәгез, тауга барыйк (+фото)

Телевизор, телефоннарыбызны бер читкә куеп, чаналарыбызны алып Арбаш балаларының яраткан урыны Тәкәрлек тавына юнәлдек.

Әйдәгез, тауга барыйк

Чанада шуып калыйк!

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

Сизелми дә тагын бер ел вакыт үтеп киткән. Елдагы традициябезгә тугры калып, быел да кышкы бәйрәм ялының бер көнен табигать кочагында әти-әниләр һәм балалар белән бергә уздырырга уйладык. Телевизор, телефоннарыбызны бер читкә куеп, чаналарыбызны алып Арбаш балаларының яраткан урыны Тәкәрлек тавына юнәлдек. Төркемебезгә балаларның алты авылдан йөрүен исәпкә алсак, теләге булганнар Хәсәншәехтан, Балтачтан килеп тә тауны тиз эзләп таптылар.

Нинди күнелле ул таудан шуулары! Аерым да, бергәләп тә шуды сабыйлар!Әти-әниләр дә читтә калмады, балалар белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар, балачак хәтирәләрен искә алдылар. Шул арада кемдер чанасыннан егылып төшеп калды, кемдер йомшак карга кереп чумды, ә тау битендә кар бураннары уйнаклады...

Бераздан Яна елнын куркәм бизәге булган Кыш бабай белән Кар кызы куренде.Әллә кайдан аларның тавышын ишетеп алган балалар аларның каршысына ук йөгерделәр һәм үзләрен кочаклап ук алдылар. Әлбәттә Кыш бабайның да чана шуасы килгән, ул да рәхәтләнеп сабыйлар белән бергә таудан шуып төшеп тә китте.Бергәләп уйнаганнан соң Кар кызы белән Кыш бабай балаларны һәм әти-әниләрне үзләренен резеденцияләренә кунакка дәштеләр. Шау-гөр килеп түгәрәк өстәл янында кайнар коймак, тәмле кайнатма, кәнфитләр белән барыбыз бергә чәй эчеп сыйландык. Саф һавада уйнагач аппетитлар да ачылган, кайнар коймак та телеңне йотарлык тәмле булган.

Әти-әниләр дә, балалар да шушы файдалы да, күңелле дә чараны оештырган тәрбиячеләр Хайруллина Наҗия Әдһәмовнага, Гарипова Дилә Сәлимҗановнага, күчтәнәчләре белән сөендергән Кыш бабайга, кабарып пешкән тәмле коймаклары белән сыйлаган Кар кызы Рәүфә Рәфкатовнага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Дилә Гарипова,

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы