Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәйге ялларда – лагерьда

"Романтик" лагере быел да, гадәттәгечә, 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 25 июньнән 1 июльгә кадәр булачак.

Профильле сменада (7 көн) балалар оешмалары активистлары булган 100 бала оешма эшчәнлеген активлаштыру серләренә өйрәнәчәк. Юллама – 5125 сум. Әти-әниләр 770 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 26 июньнән 16 июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала ял итә алачак. Техник ижат, кул эшләре белән шөгыльләнүгә игътибар биреләчәк. Юллама бәясе 15390 сум. Әти-әниләр 2310 сум түләячәк. Өченче смена – профильле, 18 көн дәвамында 120 бала сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Патриотик тәрбия, экологик белем бирү юнәлешендә уеннар, викториналар, очрашулар үткәреләчәк. Ул 18 июльдән 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 13178 сум. Әти-әниләр 1980 сум түләячәк.

Яшьләр бүлеге аша 6-12 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 10 бала ял итә алачак. Азкеремле гаиләләр балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә яисә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, балаларын бушлай ял йортларында, лагерьларда ял иттерә ала. Шулай ук Куркачида 7 көнлек “Патриот” палаткалы лагерена да бушлай ял итү өчен 14 яшьтән зуррак балаларны җибәрә алалар.

Беренче сменага район «Романтик» ял лагерена путевка алучы әти-әниләр
һәм балалар игътибарына!
Көннәр яңгырлыһ әм суык тору сәбәпле беренче смена бер атнага соңрак, 25
нче июньнән ачыла.
Район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере