Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Йокысыз төннәр яки «Исәнмесез, дәресне башлыйбыз»

Укытучым буларак кына түгел, ә әниемчә якын күргән, бүгенге көндә Карадуган гимназиясендә математика дигән серле дөньяны укучыларга кызыклы итеп ачып бирүче Роза Галимова шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтә.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Арбаш авылында алты балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган кызчыкта гадилек, кешегә бары яхшылык кылу һәм шул сәбәпле үзеңә дә «чокыр казучылар»ны күрә белмәү сәләтен Навал әбисе тәрбияли. Әнисе гомере буена фермада, әтисе тракторда эшләп, балалар гел әби күзәтчелегендә булып, мәктәп җыелышларына да ул йөри торган була. Ләкин аннан кайткач бервакытта да укытучыларны хурламый ул, ә киресенчә Мәдинә һәм Бакый Зыятдиновларга мәдхия укып, аларның бөеклеген кат-кат кабатлый. - Әбиемнең укытучыларга хөрмәтен күреп, мин дә кечкенәдән аларны Аллаһыга тиңләп яшәдем. Әниемнең авыр хезмәтен әбием бәяли белде, гел миңа шуны үрнәк итеп куеп, кызым, укы, әниең кебек гомер буе чиләнмәссең, - дия иде ди Роза апа. Кечкенәдән бер эштән дә читләшми ул, фермада әнигә булышырга кирәк икән, бара, берәр җиргә гаиләдән бер кешене эшләргә җибәрергә кушалар икән, тагын Роза бара. Шундый күндәм, кешегә юк дип әйтә белми торган итеп үсә ул. Алай да тәвәккәллеге дә сөбханалла аның.

- 8 сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлагач, медицина училищесына укырга кердем. Тулай торак та, торыр башка урын да юк, бер атна шулай чемоданымны өстерәп анда-монда йөргәннән соң, кире өйгә кайтырга дигән карарга килдем. Кайтсам, безнекеләр бәрәңге ала, әти-әнидән бигрәк әбигә, әби, мин кайттым, дип эндәштем. Ул шуны көтеп кенә торгандай, бик әйбәт булган кызым, үзебезгә кирәк идең әле, тагын ике ел янәшәбездә булырсың, дип каршы алды. Шулай итеп, аттестатымны тотып, икенче көнне үк Кенә мәктәбенә 9 сыйныфка менеп киттем. Мәктәп директоры Гали абый Сәмигуллин урын юк, дип кире борырга торганда, Сәгыйрә апа документларымны алып, бер класска этеп кертеп җибәрде. Шулай итеп мин укуымны дәвам иттем. Икенче елга исә Кенә мәктәбен 8 еллыкка калдырып, Карадуганда унеллык итеп ачтылар һәм без шунда йөреп укып бетердек. 9-10 сыйныфта белем алганда, математика укытучым Анна Ильинична тәкъдиме белән Казан педагогия институтының физика-математика бүлегенә читтән торып әзерлек курсына укырга кердем. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, туры шунда юл тоттым. Конкурс бик көчле иде, Карадуганны алтын медальгә тәмамлавым аркасында бер генә имтихан бирәсем булды һәм аны бишкә тапшырып, мин студент булдым. Уку бик авыр, аның өстенә якыннар, авыл сагындыра, ташлап кайтасым килгән көннәр аз булмады, алай да бер кеше көчле булырга этәргеч бирде миңа. Ул күрше Исрафил абый иде. Мин ялларга кайткан саен, ну ничек Роза, укып буламы, имтиханнарыңны бирә аласыңмы, дип сорап тора иде. Кул селтәп кайтып китәсе килгәндә мин аның йөзенә кызыллык китермәүдән дә курыктым, ул бит ир-ат башы белән дә минем өчен борчылып яши иде. Әле хәзер дә ул елларны уйлап, ә бишлегә бирә алмаган булсам, дип борчылып куям. Шул уй бөтен тәнемне чемердәтә. Институтны да уңышлы тәмамладым, студент еллары сизелми дә үтеп китте. Аннары билгеләү буенча үз районыбызга, Кече Лызи мәктәбенә туры килдем. Ул чактагы РОНО мөдире Әнәс абый минем югалып, куркып калуымны күреп булса кирәк, сеңлем, анда удмуртлар гына түгел бит, татарлар да яши. Шуларны мисал итеп ул мине күндереп, эшкә җибәрде.

Беренче дәрескә курка-курка гына атлап керүләр, ничә пар күзнең сиңа текәлеп карап торулары … Эх шул минутларның йөрәкне кактыруларын әле дә булса онытасым юк. Әлеге мәктәптә эшләвемә мин бер генә дә үкенмим, удмурт халкы бик дус, бердәм икән. Анда бер ел гына эшләп калсам да, аларча сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәндем. Күршедәге бөтен удмурт авылларына йөреп концертлар куя идек. Ләкин, аннары Кенә мәктәбенә укытучы кирәк булып мине шунда күчерделәр. 1 сентябрь балаларның йөзләрендә шатлык-куаныч, ә мин учительскаяда елап утырам... - дип искә ала укытучым ул елларны.

22 ел гомерен әлеге мәктәптә математика, сызым укытуга багышлаган, завуч булып озак еллар эшләгән Роза апа тормыш авырлыкларын исенә төшереп, алар арасыннан иң яктыларын - гаилә тормышын аерып ала. Мәктәп бусагасыннан бергә булып, бүгенге көндә дә аңлашып яшәүче тормыш иптәше Җәүдәт абый аңа гел терәк-таяныч була. Көннәр, кичләр буе да мәктәп эше белән өенә кайта алмаган Роза апа аннан шелтә сүзе ишетми. Бары тик кайгырту гына. Тулы, тигез, гаҗәеп матур тормышларында өч бала тәрбияләп үстереп, аларга төпле белем, тәрбия бирә алган алар. Кызлары Энҗе бүгенге көндә Казанда полиция майоры, өлкән тикшерүче. Уртанчылары Илгиз механика буенча укып, бүген әлеге юнәлештә уңышлы гына эшләп килә, тормыш иптәше Руфинә белән бер ул үстерәләр. Төпчекләре Галимҗан әлегә югары белем бирү йортында укый. Ләкин киләчәктә аның да апасы һәм абыйсы кебек дәрәҗәле җирләрдә эшләячәгенә ышанам мин. Чөнки бу гаиләдәге балаларга үрнәк алырдай әти һәм әни бар.

Саный китсәң санап бетерә алмастай исемнәре, мактау таныклыклары булган Роза апа 55 яшенә иң төп исемгә лаек булып керә, ул ӘНИ һәм УКЫТУЧЫ. Үз балалары өчен генә дә түгел. Шулай ук ул әле бик кадерле туган да һәм әлеге язмам, аларның аңа олуг бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250