Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Йолдызлар атылганда (фото)

Районыбызда сәләтле балалар бик күп, ул булмасын белем ягыннан, ул булмасын сәнгать өлкәсе. Узган атнада исә аларны бер сәхнәгә җыеп район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тәбрикләде.

Бүгенге чорда уку авыр дип зарлансак та, замана баласына мөмкинлекләр зуррак. Әле алай гына да түгел, алар өчен стимуллар да бик күп. Балтач мәдәният үзәгендә үткән "Талантлар парады-2017" чарасында балаларны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән районыбызның мөхтәрәм кешесе Гарифҗан Мөхәммәтшин:

- Укучылар сез бик бәхетле. Бүген мин сезгә сокланып та, көнләшеп тә карап утырам. Без укыган чакта мондый чаралар үткәрелмәде. Ә сезгә нинди хөрмәт. Бары тырышып укырга гына кирәк. Уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре арасында егетләрнең генә аз булуы кызгыныч, - дигән иде. Һәм киләчәктә әлеге сафларда көчле затларның күбрәк күрәсе иде дип тә теләде.

Быел 3-11 сыйныф укучылары Бөтенрәсәй һәм Республика олимпиадасының муниципаль этабында барлыгы 32 фән буенча көч сынашты. Анда барлыгы 1953 укучы катнашты, 333 призлы урын яуладылар (131 е җиңүче һәм 202 призер). 2016-2017 нче уку елында районнан 66 бала 21 фән буенча Рәсәй һәм Республикакүләм олимпиадаларда катнашып, 24 призлы урын яулады. Шуның бишесе Рәсәйкүләмендә яуланган уңышлар. Мәсәлән, Балтач урта мәктәбе укучылары узган уку елында олимпиадаларда 28 призлы урын яуласа, быел әлеге күрсәткеч 59 булган һәм алар мәктәпләр арасында беренче позицияне яулады.

- Катнашучы балалар саны шул калды, бары сыйфат яхшырды, - ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Әлеге рейтингта икенче баскычында 48 призлы урын белән Балтач гимназиясе, өченчедә Норма мәктәбе (45 урын).

Шунысын әйтергә кирәк , әлеге күрсәткечләр елдан-ел арта. Ә иң мөһиме укучыларыбыз белемнәренең ныклы булуын раслый. Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Илдар Җәләловны гына алыйк. Ул район, республикада матур нәтиҗәләргә ирешеп, экология фәне буенча Санк-Петербург шәһәрендә узган Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып кайтты.

Соңгы елларда районның иң алдынгы укучыларына район башлыгы Гранты бирелә башлады. Әлеге матур гадәтнең укучылар өчен зур стимул булуын танырга кирәк. Быел әлеге олы бүләк бишенче тапкыр тапшырылды. Аңа Балтач гимназиясе укучысы Лилия Мәхмүтова белән Балтач урта мәктәбеннән Динә Йосыпова лаек булды.

Шулай ук Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты җиңүчеләре дә бу көнне район башлыгының кайнар котлауларын кабул итте. Рамил Нотфуллин һәр компетенция буенча үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Укучыларыбыз үзләре сайлаган һөнәр буенча район җитәкчеләренә мастер-класслар күрсәтте. Телефон-компьютердан аерылып үзләренә киләчәктә кирәкле һөнәр сайлап, аны теләп үзләштерүләре һәркемдә соклану хисләре уятты. Киләчәктә фән галимнәре, кулинария һәм тегү осталары, үткен каләм ияләрен әзерләүче әлеге чемпионатның дәвамы өметле булып, модадан төшеп калган һөнәрләргә дә сорау артачагына шик юк.

"Талантлар парады" әнә шундый күңелле мизгелләргә бай булып, тагын бер уку елын тарихта калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250