Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Йөрәктән чыккан сүзләр яки газета укучыларыбыздан котлаулар

Хөрмәтле районыбыз мөгаллимнәре! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә гаилә җылысы, ныклы сәламәтлек,  уңышлар телим.  Балаларга бирергә гыйлем чишмәгез саекмасын, илгә-көнгә игелекле, тәрбияле, алдынгы карашлы, Балтачыбызны еракларга танытырдай шәхесләрне үстерергә, хезмәтегезнең әҗерен күрергә, хөрмәткә күмелеп яшәргә насыйп булсын!

Таһир Һадиев – район “Якташлар” җәмгыяте җитәкчесе: –Безнең һәрберебезнең дә тормыш юлы мәктәптән – чиста биттән башлана. Менә шунда алган гыйлем-тәрбиябез олы тормыш юлында зур этәргеч бирә. Уйлап карасаң, һәр укытучы күпме балага белем һәм тәрбия бирә. Бәяләп бетергесез хезмәт бу! Шөкер, безгә белем биргән укытучыларыбызның күбесе әле сау-сәламәт. Гарифҗан ага Галиев,  Василий Федорович Трофимов, Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, мәрхүмә Рафилә апа Мәрданова, хатынымның әтисе Ягъфәр Якупович Якуповларны мин һәрчак олы хөрмәт белән икә алам.

Хөрмәтле районыбыз мөгаллимнәре! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә гаилә җылысы, ныклы сәламәтлек,  уңышлар телим.  Балаларга бирергә гыйлем чишмәгез саекмасын, илгә-көнгә игелекле, тәрбияле, алдынгы карашлы, Балтачыбызны еракларга танытырдай шәхесләрне үстерергә, хезмәтегезнең әҗерен күрергә, хөрмәткә күмелеп яшәргә насыйп булсын!

Сәлимә Габделхакова – хезмәт ветераны, Яңгул авылы: –Районыбызның барлык укытучыларын, үзем укыган Салавыч мәктәбенең хөрмәткә лаеклы укытучыларын, беренче укытучым Нурия апа Саттарованы, яраткан класс җитәкчеләребез Гөлзада апа, Илсөя апа, Наҗия апаларны, үзем эшләгән Яңгул урта мәктәбе укытучыларын, шулай ук ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тыныч,матур картлык, хәерле, изге гомерләр телим.

Ранил Гыйльванов – юридик консультация җитәкчесе, Балтач: –Шулай туры килде: мине беренче сыйныфка Фәридә апа Гобәйдуллина кабул итте, кулыбыздан тотып диярлек, сабыр гына хәрефләр язарга, укырга, мәктәпне яратырга өйрәтте. Башлангыч сыйныфларда ул биргән белемебез ныклы булганга, безгә алга таба фәннәрне үзләштерү җиңелдән бирелде. Ничә буын укучыларның яраткан укытучысы булды ул! Фәридә ападан соң безнең сыйныфны аның тормыш иптәше, танылган тренер Дамир абый кабул итеп алды. Ул да үз эшенә фанатларча бирелгән, олы хәрефтән язылырга лаеклы укытучы булды. Ул елларда безнең Арборда сөлге тотып, көрәшеп карамаган бала калдымы икән?! Мин аларга бик рәхмәтле! Хезмәт һәм тәрбияләрен онытмаска, һәр елны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга тырышам. Исән-сау булсыннар, тигез, матур пар булып, безне сөендереп, сокландырып яшәсеннәр! Безгә төпле белем биргән башка укытучыларны да бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм.

Ландыш Гарифуллина –  “Мәйдан” каналы журналисты, Яңа Салавыч авылы: –Яраткан укытучыларым – Зөбәрҗәт Шаһитовна, Римма Харисовна, Рамил Шамилевич, Гөлнур Рәйхановна, Мөдәрис Һадиевич, Светлана Сергеевна, Резеда Габделбәровна, Гөлшат Зөфәровна, Лилия Ренатовна, Рәкыйп Нәкыйпович, Ранил Фәритовичны һәм барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Укытучы булыр өчен ничәдер ел югары уку йортында уку гына җитми, хәтта бу ярдәм дә итми, миңа калса, кеше укытучы булып туарга тиеш. Бәхетемә, мәктәп елларымда юлыма нәкъ әнә шундый остазлар очрады: кешелекле, аңлаучан, сабыр һәм кызыксынучан, бала күңеленә сукмак сала белүче... Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәрем!

Камилә Сафиуллина – Яңгул урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы: –Безнең гаиләдә, нәселебездә укытучылар бик күп. Әти-әнием, әбиләрем, бабаем, туганнарым... – бөтенесе уннан да артып китә. Минем һәм әти-әниемнең беренче укытучылары да әниләребез булды. Балтач мәктәбендә укытучы әнием Ләйсәнне, Яңгул мәктәбендә укытучы әтием Наилне, 38-40ар ел балалар укыткан Гөлсинә,Миләүшә әбиләремне, Шамил бабаемны укытучылар көне белән котлыйм. Авырмасыннар, исән-сау булсыннар. Сеңелләрем Зилия, Мәрьям белән без аларның барысында бик яратабыз.

Чулпан Габделганиева - шагыйрә, танылган спортчы. Кариле авылы: - Шөкер, ныклы белем биргән, яраткан укытучыларым исән-саулар.Икесе инде лаеклы ялда, гел аралашып, хәл белешеп, очрашып торам.Беренче укытучым Мансура апа Галиева, класс җитәкчебез Фәридә апа Мөҗипова, тагын икесе бугенге көндә Норма урта мәктәбендә әле дә матур хезмәт куялар: Гөлфия Җәләева, Энҗе Асадуллина. Зур хөрмәткә лаек булган укытучыларымны күркәм бәйрәмнәре белән котлыйм, өйдә тырышып белем алуларым бүгенгедәй хәтеремдә. Укыган чакларым бер дә онытылмый, минем күңелгә җылылык, ихлас белем биргән укытучыларыма нык тазалык, гаилә куанычы теләп калам.

Әнис Галимҗанов - КФУ ның исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институты информацион системалар кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты: - Мине укыткан һәр укытучыны хөрмәт белән искә алам һәм һәрберсе турында сөйли алыр идем.Кыска гына булгач мине стандарт булмаган фикерләүгә өйрәткән һәм гомумән мине математика дөньясына алып кергән Гаязетдин абый Мостафинны аерым билгеләп үтәсем килә. Разит абый Алкин катгый алгоритмик фикерләүгә өйрәтте, үзенең бик бай китапханәсендәге физика буенча бик сирәк һәм бик кызыклы китаплар белән таныштырды. Аның белән без физиканың төрле проблемалары буенча аларда сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек. Наилә апа Камилова исә миндә генә түгел, безнең класста татар әдәбиятына мәхәббәт уятты.

Гөлзидә Газизуллина: - Беренче укытучым Нурия Сираҗиеваны, башлангычта укыткан Ләлә Хәбибуллинаны, сыйныф җитәкчем Илгиз Хәкимовны, Шода башлангыч мәктәбендә һәм һөнәр лицеенда бергә укыткан хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур сабырлык, түземлек, иҗади уңышлар телим. Гомер юлыгыз ак кәгазь битедәй ак һәм саф булсын, барасы юлларыгызда сикәлтәләр очрамасын, алдагы көннәрдә укучыларыгызның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев