Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югары уку йортлары белемле студентлар өчен көрәшә

Быел иң белемле укучылар Татарстан югары уку йортлары арасында Казан медицина университетына өстенлек биргән. Ә менә башкалабызның аграр университеты иң түбән баллы абитуриентларны кабул итүчеләр рәтендә.

Иң "ихтыяҗлы" юнәлешләр арасында элеккечә икътисадчы һәм юрист белгечлекләре кала бирә. Татарстанда гына түгел, ил күләмендә бу тенденция менә инде күп еллар дәвамында саклана.
Югары белемнең сыйфаты - соңгы берничә елда игътибар үзәгенә алынган мәсьәләләрнең берсе. Вуз дипломының гыйлем дәрәҗәсе күрсәткече булудан туктап, акчага сатып алынган "абруй"га әверелә баруы барыбызга мәгълүм бит. Мәгариф өлкәсе вәкилләре дә чын-чынлап хафага төшеп, бу күренеш белән көрәшә башлады.
Югары уку йортына "өч"кә укучылар да керә башлаган иде. Акчаңны түлисең дә, 40 балл белән студент буласың. Популяр булмаган юнәлешләргә әле шуннан бераз гына югарырак баллар белән бюджетка да керергә мөмкин. Бигрәк тә техник юнәлешле вузларга акыллы студентлар җәлеп итү авыр булды. Яшьләр дәррәү юрист-экономист булырга "хыялланган" мәлдә, мондый уку йортларына укырга артык омтылмаган, әмма диплом иясе булырга теләгән студентлар белән канәгать булырга туры килде.
Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан бер төркем чаралар күрелде инде. Әйтик, төпле белем бирмичә, "катыргы" өләшеп утыручы югары уку йортларын ачыклау ысулы барлыкка килде. Илнең алдынгы университетлары, Россия ректорлар берлеге һәм башка федераль органнар белән берлектә нәтиҗәлекне билгели торган күрсәткечләр системасы булдырылды. Шул рәвешле Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык дәүләт вузлары һәм аларның филиалларын иләк аша үткәреп, яхшы-начарга бүлә башлады. Бу ил буенча күп кенә институт-университетларның, бигрәк тә филиалларның ябылуына китерде.
Төрледән-төрле белем бирү сыйфатын билгеләүче мониторинглар да, уку йортларына беренче булырга омтылыш тудырды. Мәктәпләрдә укытучылар югары БДИ күрсәткечләре өчен тырышалар. Югары уку йортлары да сан артыннан куудан туктап, сыйфатка игътибарлырак була башлады.
Быел Югары икътисад мәктәбе, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иҗтимагый палата һәм "Россия бүген" мәгълүмат аггентлыгы илебез югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы уздырган. Тикшерү объекты - студентларны БДИ нәтиҗәләре буенча алган Россиянең барлык дәүләт вузлары. 442 уку йорты арасында 9ы - Татарстанныкы. Белгечләр белем йортының профиленә игътибар итеп, бюджетка һәм түләүле нигездәге кабул итү сыйфатына бәя биргән.
Үз юнәлешендәге югары уку йортлары рәтендә Татарстан вузлары арасында иң югары баскычта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты менгән. Биредә уртча балл 70,2 булган. Казан федераль университетында уртача балл югарырак - 74,9, әмма үз ишендәге классик университетлар арасында ул 4 урынга гына калган. Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург университеты һәм Новосибирск фәнни-тикшеренү университеты үзенә югарырак баллы абитуриентларны җәлеп итә алган.
Казан медицина университеты Татарстан уку йортлары арасында уртача балл буенча (78,1) беренче урында тора. Әмма ил күләмендә үз профилендәгеләр арасында ул нибары тугызынчы урында тора.
Техник вузларыбызга, билгеле, мондый югарылыкка күтәрелүе авыр. Казан энергетика университеты уртача 63,1 балл белән 41 баскычта калган. КАИ аннан бер урынга түбәнрәк урнашкан. Әлмәт нефть институты рейтинг буенча 52, ә КХТИ нибары 67нче генә була алган.
Аграр юнәлештәге уку йортлары, гомумән, Россиядә иң йомшак белемле студентлар кабул иткән. Казанның ветеринар медицина академиясе үз ишләре арасында алтынчы булган (уртача балл 56,8), Казан аграр университеты - унөченче (54,6 балл).
Түләүле юнәлешләргә кабул ителгән иң күп студентлар белән Казан федераль университеты горурлана ала. Ул Россия вузлары арасында бу күрсәткеч буенча беренчелекне яулаган.
Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250