Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән кичә

Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Галимуллина Р.М., Гараева Р.Х., озынайтылган көн группасы тәрбиячеләре Вәлиева А.И., Галиева В.Г. беренче сыйныф укучыларының әтиләре һәм малайлары арасында 6 нчы февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйге оештырдылар.

Әлеге бәйге музыкаль номерлар белән үрелеп барды, укучылар биюгә, җырга һәм нәфис сүз сөйләүгә булган осталыкларын курсәттеләр.. Чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган бу кичәгә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шафигуллин Ф.Т. һәм Хадиева Л.М. чакырулы иде. Бәйгенең һәр этабы патриотик тәрбиягә һәм юл йөрү кагыйдәләрен кисәтүгә корылган. Бәйрәмне йомгаклап, Шәфигуллин Ф.Т. укучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтен, ә әтиләргә юлларда сак булырга, балаларның исән-иминлеге безнең кулларда икәнлекне тагын бер кат исләренә төшереп үтте. Бәйгедә катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250