Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Балаларга кечкенәдән үк юл әлифбасын өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып тора.

Чөнки районыбызда машиналар саны көннән-көн арта, ә транспорт хәрәкәте көчәя. Бала юлда үзен ышанычлы тотсын, барлык кагыйдәләрне дә белсен өчен Балтачның дүртенче номерлы балалар бакчасында шушы юнәлештә ныклы эш алып барыла.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева катнашында бакчада юл хәрәкәтенә багышланган квест-уеннар үткәрелде. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Энҗе Заһидуллина балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик эчтәлекле чара үткәрде. Биредә малайлар һәм кызларның юл билгеләре буенча белемнәре дә тикшерелде, төрле биремнәрне дә чишәргә кушылды, җитезлекләре дә сыналды. Ә инде зурлар төркеме тәрбиячесе Рәзинә Әхәтова кунакка светофорны чакырып, балаларга аның белән бәйле сорауларын бирде. Малайлар һәм кызлар сынатмады, барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, бүләкләр алуга иреште. Бүләкләрне һәрбер балага Лилия Һадиева өләште. Иң элек ул сабыйларга яктылык кайтаргыч элементлар бирде. Хәзер балалар бакчадан кайтканда караңгы төшкән була. Шуңа да шоферлар аларны ерактан ук күрсен өчен, әлеге элементның булуы бик кирәк. Шулай ук балалар тагын да белемнәрен ныгыта алсын өчен һәрберсенә кызыклы китаплар да өләшенде. Малайлар һәм кызлар квест-уеннарны бик яратып, алардан үзләренә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алып, Лилия апаларын тагын кунакка чакырып калдылар.

Хөрмәтле әти-әниләр, бакчада юл әлифбасы буенча бирелгән белемнәр өйдә дә ныгытылсын иде. Балаларга үз үрнәгегездә юлда йөрү кагыйдәләрен күрсәтсәгез, алар тиешсез җирдән юлга чыгуны да, машиналар йөри торган җирдә уйнарга ярамаганлыгын да белерләр. Балаларыбызны саклыйк, балачаклары бары тик матур һәм күңелле уеннар белән генә истәлекле булып калса иде.

Фото: Гөлсияр Әхтәмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы юл билгеләре