Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәнәбез"

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү аркасында килеп чыккан фаҗигаләр саны гел арта бара. Шуны күздә тотып без балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл кагыйдәләрен өйрәтә башлыйбыз.

Әле күптән түгел генә бакчабызга ЮХИДИ инспекторы Лилия Хадиеваны кунакка чакырдык. Ул көнне балаларга чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Балалар командаларга бүленеп белемнәрен дә сынадылар, зирәклеккә, тапкырлыкка табышмаклар да чиштеләр. Хәрәкәтле уеннар уйнау, инглиз телендә җыр җырлаулар балаларның кәефен тагын да күтәрде. Юлда үзе теләгәнчә йөргән Убырлыга кагыйдәләрне өйрәтеп, уткайтаргыч элементларның кеше тормышын саклауда бик зур роль уйнавын аңлаттылар.

Балалар һәрвакыт әти-әниләрдән, өлкәннәрдән үрнәк алалар. Аларга һәрвакыт яхшы үрнәк кенә күрсәтсәк, кыен хәлләргә калмас идек.

Гөлназ Закирова,

Балтач бистәсе, 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

АВтор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы