Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юлда йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан өйрәтәләр

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз.

Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - шөгыль. Коры сөйләм белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү", заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында ел саен "Куркынычсызлык каешы" атналыгы уздырыла.

Атна буе төркем тәрбиячеләре әти-әниләр белән төрле күңел ачу чаралары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән семинар-практикумнар уздыралар. Бу уку елында да безнең балалар бакчасында "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән темага очрашу булды. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, майор Рафил Шәймөхәммәтов балаларга аңлаешлы итеп юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре турында сөйләде һәм "Фликер" тагып йөрергә киңәш итте. "Кадерле балаларыбыз тормышын куркыныч астына куймыйк! Яктылык кайтаргыч беләзек (браслет) һәм тасмаларны (лента) кулланырга өйрәник", диде ул әти-әниләргә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.

«Куркынычсызлык каешы» тематик атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атна буе үзләренчә юл йөрү кагыйдәләре буенча бик күптөрле мәгълүматлар алдылар. Тәрбияче Марина Муллагалиева юлда җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр турындагы статистика белән балаларны таныштырды һәм юлда йөргәндә кагыйдәләрне белүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын балаларга төшендерде. Бу һәлакәтләрдә балалар белән булган очраклар да аз булмавын искәртте. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында бәхетсезлек очрагы күп булу сәбәпле, куркынычсызлыкны булдырмау йөзеннән, балаларга "Фликерлар" көнлеге уздырдык.
Юл кагыйдәләрен нык бел!

Рөстәм абый Миңнеханов,
Рәхмәт эшегез өчен.
"Юллар имин булсын"- дигән,
Законнарыгыз өчен!
Рафил абый , Сезгә рәхмәт!
Эшебезне күрәсез,
Бүләкләрне төяп-төяп,
Безгә алып киләсез.
Юл билгеләре каршыда,
Машиналар чабыша.
Әти чаба, мин ышанам,
Иңемдәге каешка.

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250