Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юлның тәртип яратуын бакча балалары да белә (+фоторепортаж)

Кичә бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасында әти-әниләр катнашында бик матур һәм эчтәлекле ачык дәрес үткәрелде. “Юл тәртип ярата” дип аталган әлеге чарада район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рәниф Галимбеков та катнашты.

Уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар светофор төсләренә киенеп, бию биеделәр, шигырь сөйләделәр, тәрбияче апалары белән берлектә юл кагыйдәләренә багышланган дәресне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әти-әниләр дә әлеге чарада тик кенә утырмады, балалары белән пазл да төзеде, үзләре генә дә уеннарда катнаштылар.

Чараның балалар өчен иң күңелле мизгеле – ЮХИДИ инспекторы кулыннан бүләкләр алу иде. Төрле конкурсларда актив катнашып килгән балаларның бүләкләнүе әти-әниләр өчен дә, баланың үзе өчен дә зур горурлык.

Мондый чараны оештырган тәрбиячеләр Фәридә Нурзадовна белән Ландыш Сәлимовнага әти-әниләр олуг рәхмәтләрен ирештерәләр. Киләчәктә дә шундый матур бәйрәм һәм кичәләр белән сөендереп торуларын телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев