Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юрист белеме бушка?

Җинаять үтәтү системасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын югары юрист белеме алырга чакыра.

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасыннан, иректән мәхрүм итмичә генә үтәтү төре мөһим урын алып тора. Татарстан Республикасының Балтач районында җинаять үтәтү системасының бер тармагы - җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенен филиалы эшли.

Җинаять үтәтү системасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын югары юрист белеме алырга чакыра. Укырга керү өчен бердәм дәүләт имтиханнары (рус теле, тарих, җәмгыять белеме) бирү һәм хәрби табиб комиссиясе үтү кирәк.
Уку йортлары Воронеж, Пермь, Владимир, Самара, Санк-Петербург, Рязань өлкәләрендә урнашкан. Казан шәһәрендә бу өлкә буенча уку йорты юк.

Укыган дәвердә барлык укучыларны дәүләт тәэмин итә (3 тапкыр ашау, бушлай тулай торакта (казарма) урын, форма). Ай саен стипендия түләнә. Беренче курста ул 14 меңнән башлап булса, бишенче курса 24 меңгә кадәр җитә. Укучыларга мәҗбүри рәвештә елга 1 тапкыр түләүле яллар бирелә.

Егетләр укыганда Рәсәй хәрби сафларыннан азат ителә. Укып бетергәч, лейтенант исеме бирелә. 1 ел уку 1 ел эшләүгә тигез булса, эшли башлагач, 1 ел эшләү 1,5 ел стажга тигез. Пенсиягә чыгу хокукы укып бетергәч, 33-34 яшькә кадәр эшләгәннән соң барлыкка килә. Хезмәт хакы 35 меңнән алып 75 меңгә кадәр тәшкил итә.

Укырга керү таләпләре:
- Рәсәй гражданины булу;
- тиешле фәннәрдән БДИ бирү;
- җитди авыртулар булмау;
- укучынын, анын әти-әнисенең, бертуганнарының җинаять җәзасына хөкем ителмәгән булуы;
- хәрби табиб комиссиясенең унай нәтиҗәсе.

Керергә теләге булган укучылар җинаять җәзасы үтәтү инспекциясенең Балтач районы бүлеге эчке эшләр капитаны Динар Хәбибуллинга мөрәҗәгать итә аласыз. Инспекция адресы: Балтач районы, Балтач, Ленина урамы, 1а йорт, телефон 2-44-11

Динар Хәбибуллин,
җинаять үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрист югары белем