Мәгариф
Үз балаңнан гафу үтенә бел... (+фоторепортаж)
Бүген Балтач гимназиясе базасында "Балигъ булмаганнар арасында суицидны булдырмау. Балтач муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү" дигән темага, район күләмендә, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта катнашучылар иң элек мәгариф идарәсендә уранашкан психологик- педагогик эшчәнлек белән таныштылар, аннан гимназиягә юнәлделәр. Биредә иң элек мастер-класслар күрсәтелде, гимназия укучыларының тормышын чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Утырышка килүчеләр өч төркемгә бүленеп эшләде - чакырылган вәкилләр, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, ата-аналар комитеты.
Киңәйтелгән утырышта башлангыч сүзне районның КДН комиссиясе рәисе Наил Сабирҗанов алды, үз җирлегебездәге уңай һәм тискәре вәзгыять белән таныштырып үтте. Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Шәрифуллин балигъ булмаганнарның җәмгыятьтәге роленә тукталды. Чакырылган вәкилләр - "Росток" психологик-тернәкләндерү үзәге»нең директор урынбасары Татьяна Макарова темага фәнни яктан якын килсә, В.М.Бехтерев исемендәге ресбуплика медицина үзәге психологы Людмила Невоструева практик яктан, булган хәлләрдән чыгып, аларны чишә юлларын күрсәтеп чыгыш ясады. " Әти-әниләр, балаларны үзегездән читләштермәгез, үпкәләткәнсез икән, гафу үтенегез, укытучыларга да кырыс булган очракта укучыларыннан гафу үтенүләрен сорар идем", дип җиткерделәр алар.Районның психологик-педагогик хезмәт җитәкчесе Гүзәл Закирова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваның чыгышлары район җирлегендә профилактика йөзеннән башкарылган эшләргә нигезләнгән иде. Тирәнтен анализланып, тренинглар белән үткән чара эзсез югалмас, район педагогларының эшләрендә дә чагылыш табар дип ышанасы килә. Чөнки районның бөтен мәктәбендә дә психолог штатлары каралмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев