Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ЗАГСта 10 сыйныф укучылары нишләгән (+фото)

Район ЗАГС бүлегендә Кече Лызи мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән укыту программасына кертелгән "Семьеведение" дисциплинасы максатынннан очрашу үткәрделәр.

Укучылар белән берлектә әлеге очрашуга район Пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече Н.Ш. Галимова һәм гаилә хәлләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Л.Ф. Низамиевалар да чакырулы иде.
ЗАГС бүлеге белгечләре укучыларның бүлекчә тарихын һәм аның оешкан еллары, эшчәнлеге белән таныштырдылар, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы законнарга да тукталып үттеләр. Бүлек җитәкчесе Люция Рәисовна язылышу һәм бала тууны рәсмиләштерү хакында аерым чыгыш ясады. Өлкән сыйныфлар белән оештытырылган сөйләшүдә гаилә, аның кеше тормышында тоткан урыны, гаилә кыйммәтләрен саклауга да мөһим урын бирелде. "Язылышмыйча яшәү", "Милләтара никахлар" кебек темаларга фикер алышулар да укучылар өчен кызыклы һәм актуаль булды.
Бүлек белгечләре укучылар өчен аңлаешлы формада ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре хакында сөйләделәр, архив белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.Пенсия фонды идарәсе белгече ана капиталы турында чыгыш ясады.Психолог Ләйлә Фәргәтовна, укучылар белән "Бәхетле гаилә нигезе" темасына әңгәмәгә оештырды. Укучылар әлеге әңгәмәгә бик теләп кушылып, үз фикерләрен белдерделәр. Очрашу ахырында өлкән сыйныф укучылары очрашудан канәгать калуларын белдереп чыгыш ясаучыларга эчтәлекле лекцияләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250