Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Заманча белем бирү технологияләре

Бүген шушы исем астында районыбызның төрле авылларыннан килгән тәрбия һәм белем бирү остазлары өчен киңәшмә уза

Районыбызның белем бирү мөгаллимнәре өчен яңа уку елы гадәттәгечә җәй азагында, мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясеннән башлана. Биредә узган уку елына йомгак ясыйлар һәм киләсе елга бурычлар билгелиләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева белән әңгәмәбез үткәнгә нәтиҗә, киләчәккә максатлар турында.

– Алия Юнысовна, 2020 ел мәгариф өлкәсе өчен дә истә калырлык ел булды. Дистанцион уку, экран аша гына үткәрелгән соңгы кыңгырау хәтерләрдән мәңге җуелмас, мөгаен.

– Язгы каникул башланырга өч көн кала апробация форматында башланган дистанцион укыту май ахырында соңгы кыңгырауны да онлайн режимда уздырып төгәлләүгә барып җитәр дип беркем дә уйламады. Башлангыч чорында гаджетлар җитешмәү, интернетның начар булуы, онлайн мәйданчыкларның өзеклек белән эшләве беркадәр авырлык тудырса да, белем бирү оешмалары еллык программаларын үтәделәр. Зум, Скайп аша, гугл платформаларын кулланып сыйфатлы дәресләр үткәрделәр. Укытучыларга эш икеләтә артса да, зур сынауны алар да, укучылар да, әти-әниләр дә зур сабырлык белән уздылар.

– “Таҗлы вирус” чыгарылыш имтиханнарында да эзсез калмады бит...

– Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлеге дә дистанцион форматта оештырылды. Министрлык карары белән имтиханнар уздыруга күп үзгәрешләр кертелде. ТДИ (ОГЭ) уздырылмады, БДИ (ЕГЭ) уздыру июльгә калдырылды. 15 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатларын имтихан нәтиҗәләреннән башка кулларына алдылар.

Районыбызда 9 сыйныфны 351 укучы тәмамлады. Шуның бары 169ы гына 10 сыйныфка барырга гариза язган. Киләсе елга 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 50 %тан артыгын мәктәптә калдыру бурычын алабыз.

Бу уку елында югары уку йортларына керергә теләге булмаган укучыларга БДИ бирү мәҗбүри куелмады. 166 укучының 123е уку йортына керергә кирәкле имтиханнарны гына тапшырдылар. Барлыгы 11 фәннән 377 кеше имтихан биргән. Бер укучыга уртача 3 имтихан туры килә.

Нәтиҗәләргә килгәндә, республика буенча уртача баллардан түбәнрәк ике предмет бар, ул – физика һәм информатика.

Быел кызыл аттестат алган 34 укучыга имтихан баллары буенча таләпләр куелмады. Шулай да, кызыл аттестат һәм алтын медальгә лаек булган укучылар район күрсәткечләрен алга җибәрүчеләр булырга тиеш. Кызганычка каршы, 34 медаль иясенең 8е төп фәннәрдән 70 һәм аннан югары балл белән үзләренең белем дәрәҗәсен дәлилли алмадылар. Димәк, елдан-ел төп бурыч булып  укыту сыйфатын күтәрү кала бирә.

– Кечкенә авыллардагы белем бирү учакларының эше ничек?

– Авылларны саклап калуның төп шартларының берсе – балалар бакчасы белән мәктәпне берләштереп, бербөтен организм булып эшләп килүче комплексларны саклап калу тора.  Районыбыздагы 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасының өчесе удмурт, берсе мари телендә белем һәм тәрбия бирә.

Бүгенге көндә Шеңшеңәр төп мәктәбендә капиталь ремонт башланды, ул балалар бакчасын мәктәпкә кертүне күздә тота. Киләсе елга Алан авылында яңа комплекс төзелер дип көтелә.

– Алия Юнысовна, районыбызда туган телне саклау юнәлешендә эшләр нәтиҗәсен бирәме?

– Барыбызны да борчыган сорауларның берсе – туган телебезне саклау, ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру проблемасы бу уку елында да уку йортларын читләтеп үтмәде. Телне саклау, үстерү мәсьәләсе мәгариф системасына гына, аеруча милли мәгарифкә генә кайтарып калдырылырга тиеш түгел. Туган телгә булган мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры – мәктәпкәчә чор. Шунлыктан сабыйларны ана теленә өйрәтү буенча балалар бакчаларында ук эзлекле эш оештырылырга тиеш. Районыбызда 91% бала туган телендә балалар бакчасында белем һәм тәрбия ала.

Ел саен район мәктәпләрендә  фәнни-эзләнү конференцияләре, төрле олимпиадалар, бәйгеләр үткәрелә. Укучы балаларны тел һәм әдәбият, фән белән кызыксындыруда бу чараларның роле, һичшиксез, зур. Телне дәресләрдә генә өйрәнеп бетереп булмый. Һәр мәктәптә тел мохите тудыру, туган телне саклау һәм үстерү юнәлешендә дәрестән тыш чараларга өстенлек бирергә һәм системалы үткәрелергә тиеш.

– Алия Юнысовна, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның саны көннән-көн арта бара...

– Әйе, андый балаларга шартлар тудыру – безнең бурыч. Мөмкинлеге чикле балалар җәмгыятьтә үзләрен башка балалар белән тигез дәрәҗәдә тоеп үссен өчен мәгариф идарәсенең психологлары һәм логопедлары ярдәме белән бу балалар белән аерым программалар төзеп, индивидуаль эшлибез. Әти-әниләр балаларның үсешен күреп, рәхмәт сүзен әйтеп торалар. Алар район күләмендә генә түгел, республикада төрле ярышларда катнашып, лаеклы урыннарга чыгалар.

Өч мәктәптә мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ФГОС буенча укыту оештырылган. 2019-2020 уку елында махсус программа буенча мөмкинлекләре чикле  60 укучы белем алды.

– Тәрбия – мәгарифнең төп юнәлешләренең берсе. Ә мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләр уку-укыту һәм тәрбия системасының кирәкле бер элементы.

– Быелгы уку елында мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәкләрендә 74 педагог 1960 балага белем бирделәр. Дистанцион уку вакытында эшчәнлек туктамады, барлык белем бирү технологияләрен кулланып үз түгәрәкләрен алып бардылар.

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү – үзәкнең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып торды. Узган уку елында профориентация түгәрәге Карадуган гимназиясендә “Агрономия”, Бөрбаш мәктәбе һәм Салавыч күппрофильле лицеенда – “Сельхоз машиналарны өйрәнү булса”, 2019-2020 уку елында шушы юнәлешләрне арттырдык. Казан аграр университеты белән челтәр хезмәттәшлеген булдырдык. 9 мәктәп базасында аграр юнәлеш буенча 17 түгәрәк үткәрелде.

Безнең районда 2020 елдан башлап “Мәктәп кооперациясе” пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбенең ярдәмчел хуҗалыклары базасында кооперативлар төзелде.

Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. “Яшь армия” хәрби-патриотик балалар хәрәкәтенә быел 258 бала тартылды, 21 мәктәптә “Яшь армия” отрядлары эшли. Ел дәвамында балаларны физкультура-спорт белән кызыксындыру,  сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда да күп эш башкарыла.

Балаларга  киләчәктә профессия сайларга ярдәм итү максатыннан, 5нче ел рәттән узучы WorldSkillsBaltasiJunior ярышы үз тирәсенә талантлы укучыларны җыеп, киләчәккә юл ача. Ел саен аның төрләрен арттырырга тырышабыз, укучылар зур кызыксыну белән катнашалар һәм үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.

Авыл хуҗалыгы белән көн күрүче район буларак, бу уку елына аграр юнәлештә класслар ачу бурычы да тулысынча үтәлде. Белем бирүне сыйфатлырак итү өчен 3 мәктәптә математика һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнү класслары ачылачак. Киләчәктә бу оешмаларның статусын Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп итеп үзгәртү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев