Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үзем турында үзем яки гап-гади укучы турында (+фото) 

Исәнмесез барчагызга!  Сез мине таныйсызмы?  Танысагыз да үземне  Якыннан белмисездер.

Әйдәгез таныш булыйк: 
Регина атлы булам. 
Тирә-юньгә ямь биреп, 
Елмаеп кына торам. 


Ике меңдә бишенченең 
Җәй аенда туганмын. 
Әти-әнием өчен 
Олы кызлары буламын. 


Гаиләбез зур түгел 
Таныштырыйм сезне дә. 
Әтием - Айрат, әнием - Илмира, 
Сеңлем – Алия һәм мин генә. 


Дәү әнием, бабаем да 
Әбием дә бар минем. 
Абый, апайларга 
Нәселем бик бай минем. 


Кенәбашта тусам да, 
Яшим Таузар илендә. 
Бакчага Балтачка йөрдем, 
Укыйм - Карадуганда. 


Җиденчене тәмамлыймын 
Быел ямьле җәй җиткәч. 
Әнием кебек булырга 
Телим мин үсеп җиткәч. 


Билгеләрем гел бишлеләр 
Бар фәннәрне яратам. 
Барысына да өлгерәм, 
Бәйгеләрдә катнашам. 


Җырларга да, биергә дә, 
Укырга да яратам. 
Мәктәбемне, дусларымны, 
Укытучыларны яратам. 


Мин бит гимназиябезнең 
Гап-гади укучысы. 
Максатыма ирешәм дип, 
Чын-чынлап тырышучы. 


Тырышып белем алу - 
Минем иң зур теләгем. 
Әти-әнием куансыннар, 
Кызартасым килми йөзләрен. 


Бүген бәйгедә катнашып, 
Сынап карыйм әле үземне. 
Барыгызга да уңышлар теләп, 
Тәмамлыймын инде сүземне. 

Регина Галиәхмәтова 
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев