Үзләре бияләй кадәр, һөнәрләре капчык хәтле
Сосна авылы белән безнең гаиләне бернәрсә бәйләмәсә дә, инде ике елдан артык шул авылга баручы юлны таптыйбыз. Чөнки ике кызыбызның да балалар бакчасына беренче адымнары шунда ясалды. Беренче көннән үк без бакчаны бик яратып кабул иттек.
Әле кичә генә тәрбия бирү учагында ясле төркеменә йөрүче балаларның Яңа ел бәйрәме булып үтте. Сабыйларыбыз әлеге бәйрәмне бик аңлап бетермәсәләр дә, Кыш бабай белән Кар кызыннан һәм әкият дөньясыннан килгән башка геройлардан бер дә курыкмадылар, биеп тә, җырлап та, уйнап та күрсәттеләр. «Үзегез минем бияләй кадәр генә булсагыз да, һөнәрләрегез капчыгым кадәр икән», дип бәяләде аларның эшләрен тәм-томнар өләшүче Кыш бабйлары.
Коллективны ихластан Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тигезлек теләп калабыз, саулык-сәламәтлектә киләсе елларда да очрашырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев