Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Золушкада кунакта” (+фоторепортаж)

2 нче номерлы балалар бакчасында бәйрәмнәр гөрләп уза. Яңа ел бәйрәмен дә матур итеп оештырдылар. Зурлар төркеме "Золушкада кунакта" әкиятен тәкъдим итте.

Балаларны карнавал кастюмнарыннан күрү без - әти-әниләр күңеленә хуш килде. Группа тәрбиячеләре дә бер-берләренә булышып, төрле әкият геройлары булып киенеп кереп, сабыйларыбызның да, безнең дә күңелләребезне күрделәр. Ул-кызларыбыз Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, алтын тәнкәләр алдылар, шул алтын тәнкәне йокы сәгатьләрендә мендәр асларына салып йокладылар, һәм уянганда киндер-шоколодка, наклейкага тап булдылар. Наклейкалардан өйдәгеләренә картинка-бүләк ясадылар. Гомумән, бәйрәм әлеге группада кичкә кадәр дәвам иткән. Алырга килгәч тә балаларның бакчадан кайтасы килмәде. Рәхмәт тәрбиячеләргә, сабыйларыбызның балачагын шулай сихри иткәннәре өчен! Бәйрәмдә чыршы һәм яңа ел уенчыклары ясауда актив катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хатлары белән сюрприз-күчтәнәч тә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250